Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанлылар Горки-Әмәт урманында аэробика күнегүләрен өйрәнә

Кичә 12 июльдә Горки-Әмәт урманында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өченче мастер-классы узды. Биредә балалардан алып олы яшьтәгеләргә кадәр аэробика нигезләренә төшенде.Мастер-классны Гөлназ Сәфәров...

Кичә 12 июльдә Горки-Әмәт урманында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өченче мастер-классы узды. Биредә балалардан алып олы яшьтәгеләргә кадәр аэробика нигезләренә төшенде.Мастер-классны Гөлназ Сәфәрова һәм тренер, «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең спорт юнәлешләре җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтҗанова алып барды.
Дәресләр башланганчы, парк сәхнәсендә «Татар радиосы» ачык студиясе эшләде. Диджейлар Назлыгөл һәм Байбулат «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты турында сөйләделәр. Гөлназ үзе көч таләп итә торган күнегүләрне (силовые упражнения) үз итә икән. Радиотыңлаучыларга аэробика белән бергә су аэробикасы белән дә шөгыльләнеп карарга киңәш итте.
«Казан мэриясе оештырган әлеге проект идеясе миңа бик ошады. Аны ике куянны берьюлы тоту дип әйтер идем. Чөнки биредә спорт та, сәламәтлекне ныгыту да, татар телен үстерү дә бар. Ә боларның барысын бергә кушкач, «бомба» килеп чыга. Моны бик кирәкле эш дип саныйм. Проектның, традициягә әверелеп, масштаблары тагын да киңәюен телим. Кешегә авторитет булып саналган шәхесләр аркылы халыкны сәламәт яшәү рәвешенә, татар теленә җәлеп итү мөһим. Әлеге эшнең нәтиҗәсе уңай булачагына ышанам, үз өлешемне дә бик теләп кертәм», – дип фикерләре белән бүлеште Гөлназ Сәфәрова.
Аэробика профессиональ дәрәҗәдә белемнәр таләп итми. Аның белән төрле яшьтәге кешеләр шөгыльләнә ала. Ләйсән Мөхәммәтҗанова әлеге спорт төре белән кечкенә балалардан алып  90 яшькә кадәргеләр дә шөгыльләнә алуын искәртте.
Дәрестә катнашучылар, алып баручылар артыннан кабатлап, музыка астында аэробика күнегүләр ясады. Иң актив катнашучыларга проект эмблемасы сурәтләнгән махсус түштамгалар тапшырылды.
Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Расписаниене @milli.kzn Телеграм-каналында күзәтеп барырга мөмкин. Чараны Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә үткәрә.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татарстан мәктәпләрен ремонтлауга беренче тапкыр федераль үзәктән акча бүлеп бирелә

Уку елы тәмамлаганны балалар, укытучылар гына түгел, төзүчеләр, ремонтчылар да зур түземсезлек белән көтеп ала. Бу – бигрәк тә 2022 елда капиталь ремонт башларга тиешле республикабыздагы 141 мәгариф у...

Татарстан мәктәпләрен ремонтлауга беренче тапкыр федераль үзәктән акча бүлеп бирелә
Уку елы тәмамлаганны балалар, укытучылар гына түгел, төзүчеләр, ремонтчылар да зур түземсезлек белән көтеп ала. Бу – бигрәк тә 2022 елда капиталь ремонт башларга тиешле республикабыздагы 141 мәгариф учреждениесенә кагыла. Мондый шатлыклы мәшәкатьләр  – чирек гасырга бер була торган хәл. Төзү-төзекләндерү материаллары кыйммәтләнгән, читтән материаллар кертү чикләнгән бер чорда «ремонтка чират» тору вакыты да кичектерелергә мөмкин. Бу чыннан да, шулаймы, ремонт эшләре туктап калганмы? Белем һәм тәрбия бирү учакларын киләсе уку елына әзерлек – ремонт-төзекләндерү эшләренә багышланган «Татар информ»да узган матбугат конференциясендә әлеге сорауларга җавап алдык.
– Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әйтүенчә, ремонтка 150 – 300 миллион һәм аннан да күбрәк акча таләп ителә торган кайбер учреждениеләрдә ремонт эшләре 2023 елга күчерелгән. Бу кадәр финанс чыгымнарын республика үзе генә күтәрә алмас шул. Монда беренче тапкыр «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы нигезендә Татарстандагы 66 белем бирү оешмасына федераль үзәктән 3,7 млрд  сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, калган 87 учреждениегә ремонт эшләренә республика бюджетыннан 2 млрд  сум акча каралган. Шунысын да әйтик: быел 167 мәктәп ашханәсен төзекләндерү һәм җиһазлауга республика хөкүмәте өстәмә рәвештә 1 млрд  сум акча тотачак, бу узган ел күләмендә дигән сүз.

Агымдагы елда ремонт эшләре алып барыла торган мәктәпләрдә эшнең барышына килгәндә, министрлык моны күз уңында тотуын белдерде, җаваплы белгечләр төзекләндерү эшләре алып барыла торган мәктәпләрдә, балалар бакчалары, көллиятләрдә даими булалар икән. Бүгенге көнгә барлык эшнең 60 проценты күләмендә эш башкарылган. 22 балалар бакчасында, Казан, Мамадыш, Чистай, Тәтеш, Сарман, Алексеевск, Апас районнарындагы көллиятләрдә ремонт эшләренең кызган чагы. Укучыларга уңайлы яшәү шартлары тудыру максатын күздә тотып, көллиятләрнең тулай торакларын заманча яңартуга да республикабызда шактый акча сарыф ителә. Саннар теле белән әйтсәк, монысы өчен 190 млн сум акча каралган һәм эшнең яртысы башкарылган да инде.
Капиталь ремонт, чыннан да, миллионнар таләп итә, кайбер саннарга игътибар итик: Теләче районындагы Әбде мәктәбен ремонтлауга 28 млн сум, Олы Әтнә урта мәктәбенә – 38 млн, Әлмәт районындагы Яңа Кәшер мәктәп-интернатын төзекләндерүгә – 40, Алексеевскидагы 1 нче мәктәпкә 156 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Әнә шулай тамчылардан күл җыела, бюджеттагы чыганак барысына да җитәренә генә шик бар. Яңа таләпләр буенча, мәктәп һәм балалар бакчалары саклык чараларына да өстәмә чыгымнар тотарга тиеш. Болары да ремонтка каралган акча исәбеннән башкарыла. Шулай да, элекке еллардагы кебек мөгаллимнәрне, ата-ана һәм балаларны, студентларны ремонт эшенә тарту юк, дип белдерә министр урынбасары. Гәрчә мондый эшкә алынырга теләүчеләрнең теләгенә каршы да төшә алмыйлар. Бигрәк тә, мәктәпнең дизайн проектларын эшләүдә аларның катнашулары хуплап каршы алына. «Мәгарифне үстерү» милли проекты кысаларында белем бирү учаклары танып булмаслык үзгәрешләр кичерә, анда шахмат уйнау һәм милли төсмерләр чагылыш тапкан махсус зоналар, ял урыннары, музейлар барлыкка килә. Аларны формалаштырганда, әлбәттә, һәркемнең фикеренә колап салу файдага гына булыр.
Соңгы нәтиҗәләрне 1  сентябрьдә уку сарайларының ишекләрен ачып кергәндә күрербез, ремонт эшенә алынган подрядчы оешмаларның эшләренә бәяне дә шул вакытта бирербез.

Альберт САБИР
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ