Логотип Магариф уку
Цитата:

Кесә телефоннары – Президент контролендә

XXI гасыр – яңа технологияләр гасыры. Кесә телефоны мәсьәләсе бүгенге көндә бик актуаль. Бу проблема бигрәк тә укытучыларны, әти-әниләрне борчый.

Чөнки күп кенә балалар телефонны иптәше, киңәшчесе, ярдәмчесе дип саный. Алар хәтта урамда кышын чаңгы, чана шууны, җәен балык тотуны шушы иптәшенә алыштыра. Кайберәүләр хәтта күзгә-күз карап сөйләшүгә караганда телефон аша гына аралашуны кулай күрә. Тагын шунысы да бар: кайбер шуграк, елгыррак укучылар арасында дәрестә укытучы аңлатуын тыңлыйсы урынга телефон белән уйнап, дәрес барышын видеога төшергән булып утыручылары да очрый иде. Кайбер мәктәпләр, бу афәттән беркадәр котылу өчен, дәресләр башланыр алдыннан укучыларның телефоннарын җыеп алып куюны оештырып караган булдылар. Тик нәтиҗәсе генә ташка үлчим булды. Инде менә кесә телефоны мәсьәләсе иң югары инстанция контрольлегендә.


Россия Президенты Владимир Путин мәктәп укучыларына дәресләрдә кәрәзле телефоннарны куллануны тыю турында канунга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.


Ул “Мәгариф турында”гы канунга үзгәрешләр кертә һәм укучыларның дәрес вакытында кесә телефоннарын куллана алмавын билгели. Укучыларга шулай ук дәресләрдә дисциплина һәм үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәү бурычы беркетелә. Педагоглар һәм мәктәп җитәкчелеге эчке тәртип кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотачак.


Таһир САБИРҖАНОВ 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татарстанда Мәгариф музее ачылачак

Быелның уку елы ахырына Татарстанның Мәгариф музеен ачарга ниятлиләр.

Быелның уку елы ахырына Татарстанның Мәгариф музеен ачарга ниятлиләр. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Ул Казан федераль университеты базасында төзеләчәк. Министр фикеренчә, биредә студентлар күп, квалификация күтәрү өчен укытучылар, төрле кунаклар да килә.

«Анда интерактив җиһазлар булачак, республиканың төрле почмакларыннан элемтәгә чыгарга, мәгълүмат алырга һәм дәресләр үткәрергә мөмкин булачак», – диде ул.

Һадиуллин шулай ук Казансу яр буенда барлыкка киләчәк Укытучы скверы турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, Милли китапханәнең уң ягында балалар паркы булачак. Шушы парк һәм «УРАМ» паркы арасында укытучыга һәйкәл куелачак.

Моннан тыш, республика мәгариф системасының йөз еллык үсеш юлы турында рус һәм татар телләрендә китап чыгарырга уйлыйлар. Ул киләсе елның гыйнвар ахырына әзер булачак.

Фәния Лотфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ