Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли музейда татар телле программалар

Бүген Татар-информ мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Милли музеенда татар телле программаларга багышланган матбугат конференциясе узды.

Чарада ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов, Татарстан Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры мөдире Айдар Шәйхин, Муса Җәлил музей-фатир мөдире Ленария Мөслимова, А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музееның өлкән фәнни хезмәткәре Диләрә Хәйретдинова катнашты.

Татарстан Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, агымдагы елның март аенда Татарстанның Милли музее һәм аның филиалларында татар телендә 55 программа каралган, аларның 32се Тукай музеенда үткәрелә. Алар арасында «Тукай квизы», «Әлифба бәйрәме», «Карга боткасы»  музей-бәйрәмнәре бар. Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында исә узучы «Хәрефләр уены» һәм «Гарәпчә язу сәнгате» остаханәсе кебек чаралар бирегә килүчеләрдә кызыксыну уята.

Бүгенге көндә Габдулла Тукайның Әдәби музеенда, Шәриф Камал, Каюм Насыйри музейларында, Муса Җәлил музей-фатирында, Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда, шулай ук Милли музейның төп бинасы һәм «Юстиция тарихы» музеенда татар телендә экскурсияләр һәм чаралар уза. Моннан тыш, Айрат Фәйзрахманов Милли музей мәйданында татар телен өйрәтү буенча тел клубларын оештыру нияте хакында да әйтеп узды. Бу эшкә муниципаль музейларның да кушылу ихтималын, шәһәр музейларында моңа ихтыяҗ барлыгын билгеләп үтте ул. Өстәвенә, музейларда тел өйрәнү тәҗрибәсе үзен уңай яктан күрсәтеп өлгергән инде. Үз чиратныда Айдар Шәйхин үзләрендә татар теле курсларының уңышлы эшләп килүен ассызыклады. Моннан тыш, мәктәпләргә юнәлтелгән «Китап» проекты хакында да сөйләде.

Озакламый А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда да татар телендә чаралар үткәрелә башлаячак. Бу хакта музейның өлкән фәнни хезмәткәре Диләрә Хәйретдинова әйтте. Казанда яшәгән елларын үзенең үзенең иҗатында чагылдырган рус язучысы музеенда экскурсияләрне татар телендә оештыруның әһәмияте бар дип билгеләп үтте ул.

 

Татар телендә узучы экскурсияләр исемлегендә Муса Җәлил фатир-музее да бар. Экскурсияләр башлыча татар телендә бара. Әмма соңгы вакытта бирегә чит төбәкләрдән килүчеләр шактый дип уртаклашты, музей җитәкчесе Ленария Мөслимова. Бу Җәлилнең ил мәктәп программасына кертелгән бердәнбер татар  шагыйре булуы белән дә аңлатыла. Шул ук вакытта бүген җәмгыять Муса Җәлилне иҗатчы буларак кына түгел, кеше, шәхес буларак ачарга тели. «Рубин» футбол клубы матчы вакытында ТР Милли музееның Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күчмә күргәзмәсен тамашачыга тәкъдим итү нияте әнә шул нисбәттә туган. Атлет, гер күтәрүче һәм чаңгычы Җәлил турындагы истәлекләрне спорт мәйданында күрү табигый да, үзенчәлекле дә иде.

Фото – Татар-информ мәгълүмат үзәге сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ