Мототранспортта йөрүчеләр белән бәйле аварияләр саны арта
Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин белдерде.
Узган ел белән чагыштырганда быел юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр саны күбрәк, дип билгеләп үтте Айрат Сәмигуллин. 2026 елда 716 юл фаҗигасе теркәлгән, аларда 85 кешенең гомере өзелгән. Шул исәптән, 867 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
2026 елның апреленә мототранспорт катнашында 11 юл һәлакәте теркәлгән, ун кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, бер үлем очрагы да бар. Фаҗига Яшел Үзән районында булган. Исерек килеш квадроциклга утырган ир-ат урманда юл кырыена чыга, нәтиҗәдә транспорт ир өстенә каплана, ул шунда ук җан биргән.
Узган ел моторанспорт белән бәйле 277 авария теркәлгән, аларда 305 кеше яраланган, 17 кеше һәлак булган.
Айрат Сәмигуллин әлеге транспорт төре катнашындагы аварияләр саны артуын сәүдә базарында мототранспорт техникасының күбәюе белән бәйләде. Шулай ук ата-аналарның балаларына питбайк ише техниканың алуына борчылуын белдерде. «Питбайк – спорт инвентаре. Аның фаралары да, иминлек чаралары да юк», ‒ диде ул. Узган ел әлеге төр техника белән идарә иткән балалар катнашында 41 авария теркәлгән, бер бала һәлак булган.
Айрат Сәмигуллин мондый юл һәлакәте китереп чыгарган балага яки әти-әнисенә карата җинаять эше ачылачагы хакында әйтте. Бу өлкәдә карар кабул ителсә, җинаять эшен хәтта узган елгы юл хәрәкәте иминлеген бозучыларга карата да кузгатырга мөмкиннәр.
Фото – Татар-информ.





Комментарийлар