Насыйри һәм Фәхреддин лауреатлары
Быелгы Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхреддинов исемендәге республика премияләре лауреатлары билгеле булды.
Каюм Насыйри исемендәге премия лауреатлары:
Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәренең 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы коллективы (җитәкчесе – Резидә Закирова);
Татарстан Республикасы Биектау районының Ямаширмә авылында «Йолдыз» балалар бакчасы мөдире – Ләйлә Гыймадиева.
Ризаэддин Фәхреддинов исемендәге премия лауреатлары: Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат коллективы (җитәкчесе – Фирдүсә Әюпова);
генерал-майор Владимир Хапаев исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбенең Туган тел (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Нәфисә Сиякина.
Бүләкләү тантанасы татар теле һәм әдәбиятыннан XIII Халыкара олимпиадага йомгак ясау тантанасында узды.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин сәламләде һәм быелгы лауреатларны бүләкләде.





Комментарийлар