Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус теленнән БДИ: 11 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә

4 июньдә 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыра.

Без имтихан үткәрү пунктларының берсендә булып кайттык. Ул Казанның Совет районындагы «Унбер» күп профильле лицее базасында оештырылган.

Укучыларның хәлләрен-кәефләрен сорашып, алар белән дә әңгәмә кордык. 

Казанның 121 нче  лицееның 11 «В» сыйныфы укучысы Аделя Шәйхиева сүзләренчә, ул имтиханга дулкынлану хисе сизмичә, үз көченә ышанып килгән.

Укучы БДИга бер ел дәвамында әзерләнүен сөйләде. Аделя, рус теле укытучыларына рәхмәт белдереп, имтиханга әзерлек барышында аларның ярдәме һәм киңәшләре зур роль уйнавын билгеләп үтте.

Казанның 121 нче лицее укучысы Дания Габделнурова имтихан көнен яхшы кәеф белән каршы алган. Аның сүзләренчә, иртәсен ул чәй эчеп, әнисе белән аралашып һәм имтихан биремнәрен кабатлап башлаган.

Имтиханны ул югары уку йортына керү юлындагы мөһим баскычларның берсе буларак күрә.

Киләчәктә Дания үзен дәүләт хезмәте өлкәсендә белгеч итеп күрә һәм шул юнәлештә белем алырга ниятли.

185 нче лицейның 11 «Б» сыйныфы укучысы Таира Усейнова бердәм дәүләт имтиханына ике ел дәвамында репетитор белән әзерләнгән. 

Аның сүзләренчә, әзерлекнең башлангыч чорында орфография белән бәйле биремнәр аеруча кыенлык тудырган, әмма системалы эш нәтиҗәсендә бу авырлыклар елдан-ел кими барган.

Киләчәктә Таира үз тормышын туризм өлкәсе белән бәйләргә ниятли. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан яки Санкт-Петербург шәһәрләрендәге югары уку йортларының берсенә укырга керергә планлаштыра.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ