Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары химия буенча халыкара олимпиадада катнаша

15-23 апрель көннәрендә Мәкәүдә Химия буенча алтмышынчы халыкара Менделеев олимпиадасы узачак. Ул дөньяның яшь химикларын бер мәйданга җыя, быел чарага 30 илдән сәләтле балаларны көтәләр. Очрашу урыны – М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты.

Россия җыелма команадасы составында 15 укучы барлыгы билгеле. Шуларның икесе – якташларыбыз. Казан шәһәренең 131 лицей укучысы Сәид Нургаянов һәм Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе укучысы Азамат Шәрәфиев халыкара фән аренасында көч сынашачак.

Россия Мәгариф министрлыгының дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты рәисе Александр Реут әйтүенчә, илебезенең җыелма командасы, олимпидада катнашып, елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Бүген без табигый-фәнни олимпиада нәтиҗәләре буенча дөньяда өченче урында, Европа илләре арасында беренче урында торабыз.  

Менделеев Халыкара олимпиадасында катнашучыларны сайлап алу һәм әзерләү Бөтенроссия укучылар олимпиадасына нигезләнгән, анда ил буенча 8 миллионга якын мәктәп укучысы катнашкан.

Химия буенча халыкара Менделеев олимпиадасы химия буенча Бөтенсоюз укучылар олимпиадасының хокукый варисы булып тора, соңгысы исә 1967 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә акыл ярыш фән һәм мәгариф дөньясында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе буларак танылды.

Олимпиаданың максаты – химия фәненә кызыксыну уяту гына түгел, сәләтле укучыларны ачыклау да.

Мәгълүмат һәм фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды һәм тәрҗемә ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ