Тукай мирасы XXI гасырда: яңа карашлар һәм бурычлар
Татарның олуг әдибе Г.Тукайның юбилее уңаеннан оештырыла торган чаралар дәвам итә. Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы «Манеж» күргәзмәләр залында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Чарага килүчеләрне галимнәр Илһам Гомәров, Азат Ахунов һәм Рауза Солтанова “Манеж” күргәзмәләр залында урнашкан күргәзмәләр белән таныштырды. Галим чыгышлары алдыннан «Риваять» төрки-татар этно-төркеменең музыкаль чыгышы чарага бәйрәм төсе өстәде.
“ХХI гасырда Габдулла Тукай мирасы: өйрәнү һәм популярлаштыру” дип исемләнгән түгәрәк өстәлне филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков алып барды. Ул үз чыгышында Тукайның бүгенге көндәге роле, үзенчәлекле иҗатына бәя бирде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов исә түгәрәк өстәлне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Татарстан Республикасы халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин да чарада катнашучыларга үз теләкләрен җиткерде.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар алдында Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина «Габдулла Тукай шигърияте: XXI гасырдан караш», әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Галиева «Тукайны өйрәнү фәненең торышы һәм алда торган бурычлар», Казандагы Г. Тукай музее мөдире Гүзәл Төхфәтова «Тукайның тормышын һәм иҗатын популярлаштыруда яңа алымнар» темаларына докладлар белән чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәл барышында Габдулла Тукайның рус телендә нәшер ителгән 6 томлы әсәрләр җыентыгы тәкъдим ителде. Бу уңайдан филология фәннәре кандидаты, институт директоры Илгиз Халиков, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин, институтның Идел буе-Урал фәнара тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов һәм Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин чыгыш ясады.
Автор фотолары





Комментарийлар