Логотип Магариф уку
Цитата:

ХI «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы: елның иң актив сәләтлеләре билгеле

Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында ХI «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Биредә «Сәләт» берләшмәсенең 2025 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм ел дәвамында хәрәкәттә актив катнашкан талантлы балалар һәм яшьләр, проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм иткән партнерлар, уңышлы инициатива авторлары бүләкләнде.

2015 елдан күркәм традициягә әверелгән «Сәмрух» премиясе бүген «Сәләт» дөньясының иң абруйлы вакыйгаларының берсе санала. Аны Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашыра. Премия актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны һәм Сәләт клубларын бер сәхнәгә җыя.

Премияне тапшыру тантанасында министрлык, ведомство вәкилләре дә катнашты. Җиңүчәләрне беренчеләрдән булып котлап, премияне тапшыручылар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикисы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Раушан Зарипов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семенов, Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сагитова  булды, дип хәбәр итә «Сәләт» матбугат хезмәте.

11 ел эчендә чарада 825 тән артык кеше катнашкан, 100 дән артык җиңүче билгеләнгән. Быел конкурска 100 гә якын гариза кабул ителгән.

Җиңүчеләргә «Сәмрух» символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр, партнерлардан махсус призлар, Fundselet мәйданчыгыннан акчалата премия, диплом һәм төп бүләк – «Сәмрух» сыны тапшырылды.

ХI «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре:

«Ел сәлкеше» - Зилә Газизова

«Ел әйдаманы» - Раил Харисов

«Ел кулдашлары» - Раил Харисов һәм Эльмира Галиәхмәтова

«Ел өлкән әйдаманы» - Рәмис Дияров

«Ел методисты» - Диләрә Бахтеева

«Ел директоры» - Аделина Ибәтуллина

«Ел аланы» - «Манзара » профильле Сәләт аланы

«Ел клубы» - «Сәләт — Саба» клубы 

«Сәләт җырлый» - «Ярдәм кулларын суза » - «Изге Чишмә» аланы җыры

«Без рәхмәтле» - Ләйсән Арсентьева һәм Ләйсән Ветрова

«Бер дулкында» - Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры

«Сәләт стипендиясе» - Амелия Нигъмәтуллина, Әмир Шәйхетдинов, Камилла Янабирдина, Сәет Сруров.

«Ел клуб җитәкчесе» - Рушания Моратшина «Сәләт — Аксубай» клубы, Гүзәл Әгъләмова-Галеева «Сәләт — Адымнар Чаллы» клубы

«Ел алан укытучысы» - Радмила Минһаҗева

«Сәләт классы» - «Адымнар — Түбән Кама» 8 «Г» классы

«Без Сәләтне күрсәтәбез» - «Сәләт – Саба» клубы

Фото: Макс Ксенофонтов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ