Yummy Music «Татарча Тираж» видеожурналын тәкъдим итә
Yummy Music лейблы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Татарча Тираж» видеопроектының беренче чыгарылышын тәкъдим итә. «Тираж» — ул китапханә фондының иң кызыклы китаплары турындагы видеожурн...
Yummy Music лейблы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Татарча Тираж» видеопроектының беренче ">чыгарылышын тәкъдим итә. «Тираж» — ул китапханә фондының иң кызыклы китаплары турындагы видеожурнал. Бүгенге көннән «Тираж» атна саен татар телендә дә чыга башлый. Аның турында «Yummy Music» матбугат хезмәте белдерә.
Беренче чыгарылышның кунагы — хореограф Нурбәк Батулла — Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» китабын тәкъдим итә. XIX гасыр татарларын нәрсә борчыган, алар тормышында нинди кыенлыклар булуын белергә теләсәгез, һичшиксез, бу әсәр белән танышырга тиешсез. Ә инде театр сәнгатен сөючеләр 2022 елның яңа сезонында Г.Камал театрында «Болганчык еллар» әсәре буенча сәхнәләштерелгән яңа спектакльне дә күрә алачак.
«Татарча Тираж» проекты Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән гамәлгә куела.

Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
IX Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яшь талантлы авторларны барлый
Казанда 19 сентябрьгә кадәр IX Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби премиясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә. Моның өчен конкурс сайтында теркәлү, анкета тутыру, нигезләмә белән танышып, ан...

Казанда 19 сентябрьгә кадәр IX Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби премиясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә. Моның өчен конкурс сайтында теркәлү, анкета тутыру, нигезләмә белән танышып, анда күрсәтелгән таләпләр нигезендә конкурс эшен беркетү сорала. Хәзерге вакытта бәйгедә катнашырга теләк белдереп, 200 дән артык гариза кабул ителгән.
Әлеге проект 10 –17 яшь шагыйрьләр, язучылар өчен зур әдәбиятта үз көчләрен сынап карарга, танылган сүз осталары белән танышырга, тәҗрибә һәм белем алу, туган телне, рус яки татар телен камилләштерергә, фикердәшләр табарга юл ача.
Премия түбәндәге номинацияләр буенча бирелә:
Поэзия 10-13 яшьлекләр арасында (рус телендә);
Поэзия 14-17 яшьлекләр категориясендә (рус телендә);
Шигърият 10 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге категориядә (татар телендә);
Шигърият 14-17 яшьлекләр категориясендә (татар телендә);
Проза 10 яшьтән 13 яшькә кадәрге категориядә (рус телендә);
Проза 14-17 яшьлекләр категориясендә (рус телендә);
Проза 10-13 яшьлекләр категориясендә (татар телендә);
Проза 14-17 яшьлекләр категориясендә (татар телендә);
Эссеистика 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге категориядә (рус телендә).
Инглиз, француз һәм алман телләреннән рус теленә нәфис тәрҗемәләр (тәрҗемә белән бергә әсәрнең оригиналы кабул ителә) 14-17 яшьлекләр категориясендә.
Татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә нәфис тәрҗемәләр (тәрҗемә белән бергә әсәрнең оригиналы кабул ителә) 14-17 яшьлекләр категориясендә;
Мультилингвалар-10 яшьтән 13 яшькә кадәрге категориядә рус телендә проза;
Мультилингва-14-17 яшьлекләр категориясендә рус телендә проза;
Премиянең югарыда күрсәтелгән номинацияләренә кермәгән текст һәм график рәвешендәге нәфис әсәрләр 10-17 яшьлекләр категориясендә.
Әдәби премиянең төп оештыручысы «Бәхетле тарихлар» хәйрия фондында белдерүләренчә, бәйгенең төп өлеше 13-18 ноябрьдә балалар лагеренда үткәрелергә планлаштырыла. Катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа, танылган язучылар, журналистлар, тәрҗемәчеләр белән мастер-класслар оештырылачак. Иң яхшы конкурс эшләренә Андрей Усачев, Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах һәм башкалар бәя бирәчәк.
Призлы урыннарга ия булучыларга әдәби сменага 140 юллама, кыска исемлеккә эләккән катнашучыларның әсәрләре белән 140 альманах, 36 планшет, 36 кече китапханә комплекты, шулай ук «Глаголица» премиясенең төп призы булган 9 «Бәллүр ябалак» сыны тапшыралачак. Әдәби бәйгенең йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы 18 ноябрьдә «Курчак» театры бинасында узачак.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар