Логотип Магариф уку
Цитата:

Муса Җәлил: «Я сугыш син яклап хаклыкны, я сайла кызганыч коллыкны»

Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйнең «Муса Җәлил поэтикасы» дигән зур күләмле китабы басылып чыкты.

Җәлилче-галим үзенең бу хезмәтендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләренең әдәби, сәнгати, идея-эстетик, лингвостилистик үзенчәлекләрен һәм аларның татар поэзиясен, сәнгатен үстерүдәге әһәмиятен тикшерү-өйрәнүгә багышлаган Бу – шагыйрь иҗатын тулаем өйрәнүгә багышланган беренче хезмәт. Дүрт дистә ел дәвамында автор туплаган материалның бер өлешен укучы игътибарына тәкъдим итәбез.

Васыять
Җәлил кечкенәдән үк шигырьләр яза башлый. Әле аларны барлап, табып алып җентекләп өйрәнәсе бар. Хәзерге вакытта безгә аның 1918 елның декабрендә юллы дәфтәр битенә язган «Ятим бала» исемле шигыре генә мәгълүм. 1919 елның сентябрь аенда «Кечкенә Җәлил» имзасы белән Төркестан фронты Сәяси идарәсе органы булган «Кызыл йолдыз» газетасының беренче битендә аның «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. Бу – каләм тибрәтә башлаган яшь шагыйрьнең матбугатта дөнья күргән тәүге шигыре. Үгет-нәсыйхәт бирү максатыннан гына язылган шигырь түгел ул. Теле шактый кытыршы булса да, 13 яшьлек шагыйрь әйтерсең  шигырь аша үзенең киләчәк тормышын, иҗат һәм көрәш юлын алдан билгеләп куйган: Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, / Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл – үл! 
Гомер юлы фашист палачлары тарафыннан вакытсыз өзелгән шагыйрь үзеннән соң бай әдәби мирас калдырды. Аның безгә мәгълүм булган 530 лап шигъри әсәре, әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә кагылышлы 70 тән артык мәкаләсе, шул ук сандагы хатлары, ягъни барлыгы 670 чамасы әсәре шуны раслый .
Герой-шагыйрьне искә алганда, әлбәттә, беренче чиратта, дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән атаклы «Моабит дәфтәрләре» күз алдына килә, «Моабит дәфтәрләре» дигәндә исә, аның безгә килеп ирешкән ике дәфтәре, алардагы 94 шигыре генә түгел, ә бәлки әлегәчә язмышлары билгесез булып кала биргән тагын ике дәфтәре һәм бер поэмасы күздә тотыла. Шул уңайдан бу ике дәфтәрнең «Моабит дәфтәрләре» дип аталуына тукталып, кыскача аңлатма биреп узу да максатка ярашлы булыр.
Рафаэль Мостафин үзенең «Өзелгән җыр эзеннән» дигән китабында язганча, «Моабит дәфтәрләре» – шартлы исем, аны шагыйрь үзе куймаган. Шигырьләрнең күбесе Берлинның Моабит төрмәсендә язылганга күрә, дәфтәрләрнең беренче тулы басмасын әзерләгәндә, бу исемне Муса Җәлилнең якын дусты Гази Кашшаф куя. Соңыннан шул исем ныклап берегеп кала.
Г.Кашшафның бу гаять җаваплы зур эшкә алынуы да очраклы хәл булмый, билгеле. Әле сугыш башында ук Җәлил фронттан язып җибәргән васыятендә: «Мин үлә калган очракта барлык кулъязмаларымны, шигырьләремне, җырларымны тәнкыйтьче һәм язучы, совет Язучылары союзы члены, минем иң якын дустым Гази Кашшафка васыять итәм һәм тапшырам. Аңа үземнең бөтен иҗатымны, әдәби мирасымны тәртипкә китерүне һәм үз аңлатмалары белән үзе тиешле санаганча матбугатка чыгаруны васыять итәм», – дип язган була.   
Шагыйрьнең 1943 елның декабрь аенда төрле кәгазь кисәкләреннән теркәп-тегеп ясалган гарәп язулы беренче дәфтәренең соңгы битендә язган васыятендә мондый юллар бар: 
«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска! Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: ул 1906 туган. Квартиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул. Муса Җәлил. 1943. Декабрь»
Васыятьтән соң ул «сәяси гаепләнеп утыручы татар егетләре»нең исемлеген язган. Алар 12 кеше. Шагыйрь үзе дә шул санга керә. «Болар татар легионын таркатуда, совет фикерен таратуда, күмәк качу оештыруда гаепләнәләр» диелгән, хыянәтченең фамилиясе дә күрсәтелгән.
1946 елга кадәр билгесезлектә, алай гына да түгел, исеменә кара таплар ягыла башлаган шагыйрь турында дөрес хәбәрләр һәм аның «Моабит дәфтәрләре» дигән ике дәфтәренең туган илгә кайтып ирешүе, дөньяның сигезенче могҗизасы кебек, шаккаткыч вакыйга. Ул дәфтәрләрнең ничек итеп табылуына кабат тукталып тормаска да мөмкин, әмма әлегәчә ачылып бетмәгән серләр булуын искәртү урынлы булыр.   

«Моабит дәфтәрләре»: Ак һәм кара таплар

Бер караганда, болар инде күптән мәгълүм вакыйгалар, ул хакта искә төшереп торуның кирәге дә юктыр сыман, шулай да шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре» турында бүгеннән торып сөйләгәндә, кайбер билгеле вакыйгаларга да ачыклык кертү сорала.  
Шул уңайдан укучы алдына бер генә сорау кую да мәсьәләнең никадәр җитди булуын аңларга ярдәм итәр: «Моабит дәфтәрләре»нең беренчесе Казанга 1946 елның 29 мартында ук кайтып ирешсә дә, ни өчен соң андагы 94 шигырьнең һичьюгында берсе 1953 елга кадәр татар матбугатында басылып чыкмаган? 
Әлеге сорауга җавап эзли башласаң, тагын әллә никадәр ачылмаган серләргә юлыгасың. Әйтик, «Моабит дәфтәрләре»н һәм Абдулла Алишның 15 шигыре тупланган куен дәфтәрен Нигъмәт Терегулов, почта аша җибәрүгә ышанмыйча, 1946 елның 29 мартында Уфадан Казанга махсус рәвештә килә һәм аларны Абдулла Алишның хатыны Рокыя Тюльпановага тапшыра, чөнки Муса Җәлилнең гаиләсе бу вакытта Мәскәүгә киткән була. Бәхеткә дип әйтик, Җәлил дәфтәренең тышында Абдулла Алишның да адресы язылган була. Икенче көнне, ягъни 30 мартта, Рокыя аларны үз кулы белән Татарстан Язучылар союзы рәисе, шагыйрь Әхмәт Ерикәйгә илтеп бирә. Ул дәфтәрләрне үзенә Нигъмәт Терегулов дигән кешенең Уфадан килеп тапшыруын әйтә һәм рәис сорагач, аның адресын да әйтә. Рәис, ул кеше кабат күренсә, аның союзга керүен сорый. Бер-ике көннән соң Нигъмәт Терегуловның Язучылар союзына керүе һәм шуннан соң ул юкка чыгуы мәгълүм. 
Рокыя китереп биргән дәфтәрләрнең Язучылар союзына – аның кулына ничек итеп килеп керүенә Әхмәт Ерикәй ни рәвешле аңлатма биргән соң? Вакыйганың ничек булуын аңлатып бирүне сорап, аңа күренекле җәлилче Рафаэль Мостафин мөрәҗәгать итә. Укучыны шул кыска гына әңгәмә белән таныштырыйк.
         – Әхмәт абый, сез Җәлил шигырьләрен китергән кешене хәтерлисезме?
         – Дөресен әйткәндә, хәтерләмим диярлек. Минем игътибарым башка нәрсәдә иде ул чакта. Без бит сугышка кадәр Муса белән дуслар идек. Миндә аның истәлек итеп үз кулы белән язып биргән берничә китабы бар. Аннары аны хәбәрсез югалды дип исәпләгәннәр иде. Һәм кинәт менә аның дәфтәрләре. 
         – Дәфтәрләрне китергән кешенең фамилиясен дә хәтерләмисезме?
         – Юк. Минемчә, ул, гомумән, фамилиясен әйтмәде. Кирәге чыга калса, эзләп табу өчен дип, мин аннан адресын калдыруын сораган идем, ләкин ул калдырмады. Гомумән, ул үзен сәер тотты: хафаланды, ашыкты, сорауларга җавап бирмәде.
         – Сез Җәлил дәфтәре аңа ничек килеп эләккәнен сораштыгызмы?
         – Әлбәттә. Ләкин безнең сөйләшүнең рәте булмады. Минемчә, аның дәфтәргә турыдан-туры бернинди дә мөнәсәбәте юк иде. Һәрхәлдә, Мусаны ул шәхсән белми иде. Дәфтәрне аңа кемдер биргән, ә ул аны Казанга китергән. Менә шул.
          – Ул дәфтәрне аңа кем биргән булуы мөмкин икән соң? Бу бит ифрат дәрәҗәдә мөһим нәрсә! Шуны ачыклаганда, Җәлилнең язмышын ачыкларга да мөмкин булыр иде ләбаса.
           – Мин дә шулай дим шул. Нинди кеше икәне билгесез. Дәфтәр аңа ничек килеп эләккән – билгесез. Шагыйрьнең язмышы да шулай ук билгесез...   
Шул җирдә Рафаэль Мостафинның Абдулла Алишның хатыны Рокыя Тюльпанова белән булган әңгәмәсеннән өзек китерик:
– Мин инде бу хакта күп сөйләдем, хәтта Язучылар союзына язып та бирдем. Алай булмады ул! Ни өчен дигәндә, Җәлилнең шигырьләр дәфтәрен һәм иремнең шигырьләре язылган икенче дәфтәрне Әхмәт Ерикәйгә мин илтеп бирдем!
– Ничек инде сез илттегез?
– Мин илттем шул менә. Үз кулым белән. Һәм моның бер дә алай серле нәрсәсе юк. Соңыннан гына шулай төтен җибәрделәр.
– Ничек итеп? 
Һәм Рокыя ханым Рафаэль Мостафинга вакыйганың ничек булуын яңабаштан бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Әлеге уңайдан үзеннән-үзе шундый сораулар туа: Абдулла Алишның 15 шигыре язылган куен дәфтәре кая киткән, юкка чыкканмы, яисә кайда да булса ята микән? 1946 елның 1–2 апрель көннәре тирәсендә Язучылар союзында Әхмәт Ерикәй янында булганнан соң, Нигъмәт Терегулов ни өчен кулга алынган? 1947 елда лагерьда ни сәбәпле атып үтерелгән? Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш дәфтәрләрен фашистлар төрмәсеннән алып чыгып, Нигъмәт Терегуловка тапшырганнан соң кулга алынган Габбас Шәрипов (аның исеме Җәлилнең дәфтәр тышына язылган) һәм Әмир Үтәшев ни өчен 25 әр ел совет лагеренда газап чиккәннәр һәм нинди могҗиза белән исән калганнар? Бу сорауларга җавап табу – киләчәк эше, гәрчә укучы моның сере нәрсәдә булуын чамаламый калмас.   
Билгеле, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нә һәм җәлилчеләргә кагылышлы ачыклыйсы калган сорауларның башы гына әле бу. Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре узган юлдан, аларның эзләре буенча йөреп, эзләп табасы документлар бик күп әле. Боларга шагыйрьнең тагын ике дәфтәре, Оренбург чоры шигырьләре, 825 нче батальон документлары, «Курмашев һәм башка 10 эше», Геббельс карамагындагы «Винета» радиостудиясе материаллары, Розенбергның «Идел-Урал» газетасының һәм «Татар әдәбияты» альманахының табылмаган саннары һ.б. керә. Ә иң мөһиме – алда Җәлил энциклопедиясен төзү бурычы тора. Мин бу хакта «Казан утлары» журналының 2015 елгы 2 нче санында «Җәлил энциклопедиясен төзик!» дигән язмамда бәян иткән идем.
1947 елда Муса Җәлилнең тагын бер шигырьләр дәфтәре туган илгә кайтып ирешә. Аны Казанга Бельгиянең Брюссель шәһәрендә урнашкан Совет илчелеге җибәрә. Илчелеккә ул дәфтәрне Муса Җәлил белән бер камерада утырган бельгияле антифашист Андре Тиммерманс тапшыруы мәгълүм. Латин хәрефләре белән язылган әлеге дәфтәрдә шагыйрьнең 33 шигыре теркәлгән. Анда тагын 17 шигырь өстәлгән һәм: «әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942. IX – 1943. XI елларда язганнарым – 125 шигырь һәм  поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр. М. Җәлил», – диелгән. 
Шул рәвешчә, безгә Муса Җәлилнең ике дәфтәре килеп ирешә. Аның беренчесендә – 64 шигырь, икенчесендә – 50 шигырь (барлыгы 114 шигырь, шагыйрь үзе аны 115 дип күрсәтә). Безгә аның 94 шигыре таныш.
М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» шигырьләре беренче тапкыр Мәскәүнең «Литературная газета» битләрендә 1953 елның 25 апрелендә Илья Френкель тәрҗемәсендә бирелә. Казанда ул шигырьләрнең бер өлеше беренче тапкыр шул ук елда «Совет әдәбияты» журналының 5 нче санында басылып чыга. 
Соңгы сулышына кадәр иҗат итүдән туктамаган шагыйрьнең тагын ике дәфтәре булуы мәгълүм. Аның берсе Римдагы илчелек аша Мәскәүгә Чит илләр министрлыгына юллана, һәм бу гамәл махсус журналга теркәлгән. Аннан ул дәфтәр һәм андагы язулар тикшерү өчен, контрразведка Баш идарәсенең Саклану наркомына тапшырыла. Шуннан соң аларның язмышы билгеле түгел. Алар бөтенләй юкка чыкмагандыр дип ышанасы килә. Дүртенче дәфтәрнең табылу ихтималы турында да төрле фаразлар бар, хәзергә моңа да анык җавап бирү кыен. 
Муса Җәлил – үткәнебез, бүгенгебез генә түгел, киләчәгебез дә. Җәлилчеләрнең ирек өчен көрәш байрагын бүген безгә милли-азатлыкны, мөстәкыйль дәүләтебезне, милләтебезне, милли мәгарифебезне, туган телебезне торгызу, саклау байрагы итеп күтәрергә кирәк! 
Я сугыш син яклап хаклыкны,
Я сайла кызганыч коллыкны.
Беренче юл нинди данлыклы,
Икенчесе нинди хурлыклы...         
«Кол» шигырендәге әлеге юллар үткәнгә генә түгел, нәкъ менә киләчәккә, безгә карап әйтелгән бит.  

Хәнәфи Бәдигый

Фото: Владимир Васильев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ