11 сыйныф укучылары инглиз теленнән БДИ тпапшырды
Бүген, 19 июнь көнне, 11 сыйныф укучылары информатика һәм чит телләрдән БДИ тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, быел Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) чит телләрдән 672 укучы, ә информатика фәненнән 1166 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра.
Министр сүзләренчә, укучыларның әлеге фәннәрне сайлавы аларның киләчәк һөнәрләре һәм тормыш юллары белән турыдан-туры бәйле.
Казанның Совет районындагы 72 нче номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Газизова әлеге мәктәптәге имтихан үткәрү пункты җитәкчесе вазифасын башкара.
Аның сүзләренә караганда, дәүләт имтиханнарын үткәрү эшендә ул инде 20 ел катнаша.
Укытучы инглиз теленән Бердәм дәүләт имтиханын оештыру үзенчәлекләре белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, телдән җавап бирү өлеше махсус җиһазландырылган аудиторияләрдә үткәрелә.
Автор фотолары





Комментарийлар