12 гыйнвар Татарстанда көчле буран көтелә
Дүшәмбе, 12 гыйнварда, Татарстан территориясендә кар явуы фаразлана. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, аерым урыннарда буран да булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк, көндез кайбер урыннарда аның тизлеге 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы −8…−13 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта −16 градуска кадәр суыту көтелә. Көндез термометр баганалары −3…−8 градус күрсәтәчәк.
Юлларда бозлавык саклана.





Комментарийлар