13 нче гимназия әтиләр көненә әзерләнә
Яңа Савин районындагы татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиядә сыйныф сәгатьләрен патриотик тәрбиягә багышлап уздыру матур гадәткә әйләнгән. Балалар аеруча атнаның бе...
Яңа Савин районындагы татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиядә сыйныф сәгатьләрен патриотик тәрбиягә багышлап уздыру матур гадәткә әйләнгән. Балалар аеруча атнаның беренче көнен шушы сәгатьләрне ачып җибәрүче үзәк көн итеп кабул иткән. Чөнки гимназия укучыларының дүшәмбе көнге сыйныф сәгате, залда сафка тезелеп, Россия һәм Татарстан гимннары яңгыравын тыңлаганнан соң башланып китә. 10 нчы сыйныф җитәкчесе, туган тел һәм әдәбият укытучысы Халидә Садриева әйтүенчә, тәрбия сәгатьләренең темалары гаять төрле. Әмма укучыларның иң яратып катнашканы туган як тарихына һәм гаилә шәҗәрәсенә багышланган дәресләр икән.
Менә бүгенге сыйныф сәгате “Әти кадере"дип аталган. Ул бу шимбәдә әтиләр көне узачагы белән бәйле булган. Гимназиячеләр анда әтиләрнең гаиләдәге роле турында сөйләгән. Әтиләре бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләсәләр дә, балалар аларның өйгә исән-сау әйләнеп кайтуларын, ял көннәрен бергәләп уздыруларын сагынып көтәләр икән. Динә Камалова әтисенең авылда Сабан туйларында көрәшеп йөргән яшь, егет чаклары турында сөйләвен тыңларга яратуын әйтте. Ә менә Хөсәен Зәйналов гаиләдә әтиләр тәрбиясе җитешмәвен күтәреп чыккан. Миңа да гаиләдә балалар тәрбияләүдә күбрәк әниләр катнашканлыктан, аерылышулар күп дип аңлатты.
Бу шимбәдә узачак Әтиләр көнендә гимназия укучылары гаилә башлыкларын концерт куеп хөрмәтләргә уйлый.

Ирек НИГЪМӘТИ
Комментарийлар