Логотип Магариф уку
Цитата:

175 нче гимназиядә белем алырга теләүчеләр саны кимеми

Бүген һәр белем йортындагыча Казанның 175 нче номерлы гимназиясендә дә бәйрәм тантанасы гөрләде. Менә инде икенче ел рәттән биредә бәйрәм яңа спорт мәйданчыгында уза.  Бүген гимназия мәктәп буса...

Бүген һәр белем йортындагыча Казанның 175 нче номерлы гимназиясендә дә бәйрәм тантанасы гөрләде. Менә инде икенче ел рәттән биредә бәйрәм яңа спорт мәйданчыгында уза.
 
Бүген гимназия мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәниләргә үз ишекләрен ачты. Бәйрәм линейкасы илебез гимны белән башланып китте. Гимназия директоры вазифаларын башкаручы Гөлгенә Баһавиева сүзләренчә быел да гимназиягә килергә теләк белдерүчеләр күп булган. Биредә быел барлыгы 1065 бала белем алачак.

Бәйрәм укытучылар һәм укучыларның чыгышы белән дәвам итте. Тантанадан соң алар “Хәтер аллеясы”на чәчәкләр салдылар.

Узган ел мәктәп бинасы яңартылып кына калмады, тулысынча дизайны һәм тышкы күренеше дә үзгәртелде. Яңартылган актлар залы, ашханә һәм бассейн эшли. Ике ел элек һәлак булган балалар һәм укытучылар хөрмәтенә утыртылган агачлар һәм искә алу урыны гына булып узган фаҗигане хәтерләтә. Укучыларның игътибарын артык җәлеп итмәс өчен, мемориаль зонаны уку йортыннан читтәрәк – урамда эшләгәннәр. “Хәтер аллеясы”нда хәзер төрле агачлар һәм чәчәкләр үсә.


Фәния Лотфуллина


Фото: https://t.me/gymnasium175_kzn

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ