2016 елда Ураза гаете һәм Корбан бәйрәме көннәре билгеләнде
ТР Президенты 2016 елның 11 июнендә имзаланган Указы белән, агымдагы елда Ураза гаетен һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәрен билгеләде. Шулай итеп, “Татарстан Республикасы бәйрәм һәм истәлекле көннәре...
ТР Президенты 2016 елның 11 июнендә имзаланган Указы белән, агымдагы елда Ураза гаетен һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәрен билгеләде.
Шулай итеп, “Татарстан Республикасы бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында” ТР Законының 1 статьясы нигезендә, 2016 елның 5 июле - Ураза бәйрәмен, 2016 елның 12 сентябре Корбан бәйрәмен билгеләп үтү көннәре итеп билгеләнде.
Быел рамазанның ахыргы көне 4 июльгә туры килә. Ураза тәмамлану белән, мөселманнар 5 июль көнне бәйрәм итә. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Мәчетләрдә бәйрәм намазы иртәнге сәгать җидедә укыла башлый.
Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин.
Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының күләме, арпа һәм йөзем бәясенә карап, 100-600 сум дип билгеләнде.
Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм, фитра сәдакасын биргәннән соң гына, ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами).
“Кешеләр үзләренең малларыннан өлеш чыгара, ул мәрхәмәтлелекне тәрбияли торган сыйфат”, — ди дин әһелләре. Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. “Без шатланган кебек, алар да сөенсен”, — ди дин әһелләре. Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы хөрмә һәм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.
Фитра сәдакасы фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), нисаб суммасы булмаучыларга (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) бирелә. Фитра сәдакасын түли башлар өчен нисаб (фитра сәдакасын түли башлар өчен минималь сумма) быел 21600 сум итеп билгеләнде.
Ә инде төзәлмәслек булып авырып, беркайчан да ураза тота алмаучыларга көн саен бер фәкыйрьне ашатырга тәкъдим ителә. Сәдаканың фидия дип атала торган төре нәкъ шушы категорияләр өчен каралган. Быел аның күләме 200 сум күләмендә билгеләнде.
Голәмәләр Советы тарафыннан зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) күләме 224 мең сум дип билгеләнде. Минималь сумманы (нисабны) акчалата бәяләү алтынның дөньядагы хакына бәйле. Ул микъдар 85 грамм алтын хакына бәрабәр. Ягъни 85 грамм алтын бәясе чыгарылып, нисабның суммасы ачыклана.
Әгәр кешенең бер ел кулланылмый торган бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме 224 мең сумнан артып китә икән, зәкәт итеп бу мөлкәт суммасының кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 224 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.
Зәкәт фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), зәкәт җыючыларга, бурычын түләргә көче җитмәүчеләргә (монда сүз йорт алырга бурыч турында бара), мосафирларга бирелә. Шәригать китапларында аңлатылганча, зәкәт акчасына күперләр, мәчетләр, мәдрәсәләр төзелми. Ул бары тик кешегә генә бирелә.
Билгеле булганча, Корбан гаете Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач бәйрәм ителә. Бу көнне мәчетләрдә бәйрәм намазлары укыла.
Корбан гаетенең асылында Аллаһы Тәгаләгә якынаерга теләк ята. «Без бу мөбәрак бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз. Шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып, каршы алабыз. Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре сөю-хөрмәт, бер-беренә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Бу мөбәрак көнне нәфрәт-ачулар юкка чыга. Дошманлык һәм үпкә хисләре бетә», -ди дин әһелләре.
Тарихтан мәгълүм: Ибраһим (г.с.)нең баласы булмый. "Аллаһы Тәгаләдән: "Син миңа якынаерга телисеңме, Ибраһим? Син минем якыным, сөеклем, минем дустым булырга телисеңме” - дип әмер килгәч, Ибраһим: "Телим, яраббым”, - ди. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: "Алай булса, мин сиңа бала бүләк итәм. Балаңны кызганмыйча, син миңа корбан итә аласыңмы?” – диде. Ибраһим г.с., Аллаһы Тәгаләгә үзенең ихласлыгын күрсәтеп, баласын корбан итәргә алып китә. Соңгы мизгелдә күк капусы ачылып китеп, аннан корбанга тәкә килеп чыга. Ибраһим г.с. куйны чала һәм шул вакыттан бирле бу безнең өчен бәйрәм булып кала.
«Мөхтәрәм җәмәгать, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә бәндәнең каннарын түгүче түгел, ул бары Ибраһим (г.с.)не шул рәвешле сынаган. Исмәгыйль (г.с.) үзе дә сынатмаган», - ди дини әһелләре.
Корбан чалганда Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәндә үзе әйтә. Кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, гаиләсен, килгән кунакларын һәм күршеләрен, фәкыйрьләрне һәм мескеннәрне хөрмәт итә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кыла. Ибраһим г.с. һәм аның улы Исмәгыйль г.с. кыйссасы безгә тәкъвалы булырга, ягъни гөнаһлардан, файдасыз гамәлләрдән ерак булып, Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә карата итәгатьле булырга өйрәтә.
Корбанны өч көн дәвамында 12-14 сентябрьдә чалырга мөмкин. Корбанны кояш батканчы чалып өлгертергә кирәк.
Чалынган корбан итен өчкә бүлеп, бер өлешен ятим, мохтаҗларның күңелен күрү, аларга да бәйрәм шатлыгын ирештерү тиеш. Икенче өлешен туганнарга, күршеләргә өләшү, ә өченче өлеше белән, аш-су әзерләп, туганнар, дус-иш, күршеләр белән дустанә шартларда мәҗлес үткәрү, кунакка йөрешеп, дуслык, туганлык җепләрен, бердәмлекне ныгыту – күркәм гамәл.
Римма Гатина.
Комментарийлар