Логотип Магариф уку
Цитата:

30 октябрьдә бөтен Россия буенча тренер көне билгеләп үтелә

Тренер ул – спортка юл ачучы кеше генә түгел, ә остаз һәм дус та.

«Кайчакта тренерлар яшь спортчылары турында ата-аналарга караганда да күбрәк белә, – ди «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбендә уктан ату буенча тренер Наталья Хәмәдрәхимова. – Кайбер балалар минем телефон номерын үзләрендә «икенче әни» дип язып куя. Мәктәптән соң көн саен  бергә бит без, ярышларга чыгып китсәң, бигрәк тә якынаясың. Ашарга әзерләп, кирәк-яракларын барлап, кәефе китсә юатып, гел янәшә булырга туры килә. Балаларны яратмыйча эшләп булмый».

Мондый җылы аралашу балага үсмерлек чорын үткәндә дә бик нык ярдәм итә. Берни белән дә шөгыльләнми йөргән яшьтәшләре белән чагыштырып карый да үзенекеләргә карап куана тренер: «Без эксперимент ясап карадык. Үзебезнең балалар танышларын алып килде дә бергә тренировка уздырдык. Мәргәннәрем җыелган, барысын җиренә җиткереп башкаралар, дисциплина да, җаваплылык та сизелә, башкалардан аерылып тора. Үсмерләргә хас «холык күрсәтү» чорына килеп кергәндә дә алар азмы-күпме чыныккан була. Электрон сигаретлар белән мавыгып алучылар булганын беләм. Ләкин уңышка ирешүдә аның зыян гына китерүен аңлап, тиз баш тарттылар».  

Хөрмәтле тренерлар! Һөнәри бәйрәмегез белән сезне! Һәр тәрбияләгән спортчы чемпион була алмаса да, менә дигән кешеләр тәрбияләргә язсын!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ