Логотип Магариф уку
Цитата:

300 еллыкка – үзенчәлекле күргәзмә

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Дини белем бирүнең гасырларны колачлаган традицияләре» дигән исемдә сирәк китаплар күргәзмәсе ачылды. Ул Казан духовный семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуны...

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Дини белем бирүнең гасырларны колачлаган традицияләре» дигән исемдә сирәк китаплар күргәзмәсе ачылды. Ул Казан духовный семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан оештырылды. Анда Казан православие динендәге духовный семинариясе китапханәсе фондында сакланучы XVII гасырдан алып XX гасыр башына кадәр караган сирәк китаплар һзм кулъязмалар куелган. Кайбер дини әдәбият басмаларын  КФУның Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе һәм Татарстан Милли китапханәсе тәкъдим иткән. Күргәзмә экспонатлары арасында Казан семинариясе архимандритлары Феофан (Александров) белән Кирилл (Лопатин), протоиерей Василий Беликов култамгалары куелган китаплар да бар. Семинария китапханәсенә нигез салган Казан епискобы Лука (Конашевич) автографын 1755 елда язган китап та күргәзмәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.
Күргәзмәне ачу тантанасында  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Юрий Камалтинов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова, КФУның Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе директоры урынбасары Эльмира Әмирханова, Казан православие динендәге духовный семинариясе ректоры Владимир Самойленко һәм башкалар чыгыш ясады.
Әлеге күргззмә 1 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ