Логотип Магариф уку
Цитата:

Филимон исемле филне кичә Мәскәү зоопаркыннан алып килгәннәр

6 яшьлек Филимон исемле филне кичә Мәскәү зоопаркыннан алып килгәннәр. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.Фил күченү өчен әзерлек ел ярым дәвам иткән. Транспорт контейнеры әзерләнгән, анда 2...

6 яшьлек Филимон исемле филне кичә Мәскәү зоопаркыннан алып килгәннәр. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фил күченү өчен әзерлек ел ярым дәвам иткән. Транспорт контейнеры әзерләнгән, анда 2,5 тоннадан артык авырлыктагы һәм 2,25 метрлы фил тыныч кына хәрәкәт итә алган. Иркен бүлмәдә барысы да Филимон шаярта һәм уйный алырлык итеп төзелгән. Кышкы бүлмәдә уңайлы йокы өчен ком бар.
"Филнең килүе – күптән көтелгән вакыйга. Кечкенә казанлылар, аларның әти-әниләре һәм башкала кунаклары зоопаркта яшәүче Филимонны карарга килерләр дип ышанам», – дип билгеләп үтте Филимон белән танышырга килгән Казан Мэры Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ