5–7 нче сыйныфларда чит телне өйрәнү сәгатьләре кыскартылачак
2026 уку елыннан башлап Россия Мәгариф министрлыгы 5–7 нче сыйныфларда чит телне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр санын киметергә ниятли, дип хәбәр итте МПГУ ректоры Алексей Лубков. Бу хакта РИА Новости яза.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта укучылар чит телне атнасына өч сәгать өйрәнә, әмма киләчәктә бу күрсәткеч ике сәгатькә кадәр кыскартылачак. Нәтиҗәдә, 5–7 нче сыйныфлар өчен чит тел буенча гомуми уку йөкләмәсе 510 сәгатьтән 408 сәгатькә калачак.
«2026 уку елыннан Мәгариф министрлыгы 5–7 нче сыйныфларда чит телне өйрәнү сәгатьләрен атнасына өч сәгатьтән ике сәгатькә кадәр киметергә планлаштыра. Шуның белән гомуми күләм 510 сәгатьтән 408 сәгатькә төшәчәк», — дип белдерде Алексей Лубков.
Ректор әлеге чара укучыларга төшкән йөкләнешне оптимальләштерү һәм уку вакытын нәтиҗәлерәк бүлү өчен кирәк булуын ассызыклады.
Шул ук вакытта, Лубков сүзләренчә, 8 һәм 9 нчы сыйныфларда үзгәрешләр кертелми: чит тел элеккечә, атнасына өч сәгать укытылачак.





Комментарийлар