Логотип Магариф уку
Цитата:

«Адымнар”да яңа дәреслекләр тәкъдим ителде

Бүген Казанның “Адымнар” мәктәбендә ике яңа дәреслекләр тәкъдим ителде. «Әдәби уку» һәм «Адымнар – татар теле» дәреслекләре хакында “Адымнар”ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов сөйләде.

Республиканың төрле районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Рамил Ханнанов яңа дәреслекләрнең төзелеш нечкәлекләре, башкаларыннан ничек аерылып торуы хакында бәян итте. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, “Әдәби уку” әсбабының авторларының берсе Рамил Ханнанов үзе.

  • Дәреслекне язган вакытта, мәктәп белән янәшә атларга кирәк. Балаларның күзенә карап, алар нәрсә сорый, шул юнәлештә дәрес язу отышлы, дип әйтә иде Альберт абый Яхин. Бездә шул юнәлештә мәктәбебездә дәреслекләрне барлыкка китердек. Бу дәреслекләр языла башлаганда, минем 3 нче сыйныф иде. Аларны укытаукыта коллегаларым берлектә бу дәреслекләрне яздык, - ди дәрес авторы.

Педагоглар биремнәрне балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә җибәргән. Тәкъдим ителгән дәреслекләр күбрәк татар төркемнәренә адресланган. Тик шунсын да онытмаска кирәк, бүгенге көндә татар төркемнәрендә дә рус төркеме дәрәҗәсендә генә үз туган телен белүчеләр шактый. Башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнгән дәресләр белән укытучы Рамил Ханнанов укучыларымны сөйләшергә өйрәтә алдым, ди.

  • «Адымнар» даими рәвештә язучылар, бүгенге көн татар әдипләре белән очрашулар оештырып тора. Роберт Батулла, Марсель Галиев, Рафис Корбан, Таһир Шәмсуаров һ.б. үз әсәрләрен укуы балаларда зур кызыксыну уяткан. “Язучының безнең кебек үк кеше икәнен балаларга төшендерергә теләдек. Әдәби әсәр алмагачта да үсми, аны диңгездән дә тотып алмыйлар, ә безнең кебек ике аяклы, ике куллы кеше яза. Язучы абыйапалар мастер класслар нигезендә балаларның үзләренә дә яздыртып карыйлар. “Язучы дәрес бирә” проекты бездә эшләп тора, - диде Рамил Ханнанов.

Тиздән әлеге дәреслекләр төрле мәктәпләргә таратылыр, дип ышандыра авторлар. Соңыннан укытучылар мәктәпнең актлар залында “Каз өмәсе”  музыкаль тамашасы карады. Сәхнәдә нәкъ менә бүген тәкъдим ителгән дәреслек буенча укытылган балалар чыгыш ясады.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ