Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗе мөгаллимнәренең кластерлы конференциясе

Әгерҗе районында укытучыларның август киңәшмәсе «Тарих этаплары, вакыйгаларның тере альманахы» дип аталган күргәзмә белән башланып китте. Аның тәкъдим итүдә мөгаллимнәре белән бергә укучылар да катнаш...

Әгерҗе районында укытучыларның август киңәшмәсе «Тарих этаплары, вакыйгаларның тере альманахы» дип аталган күргәзмә белән башланып китте. Аның тәкъдим итүдә мөгаллимнәре белән бергә укучылар да катнашты.
Быел район мәгариф идарәсе оешуга 95 ел тула. Райондагы белем бирү системасында нинди үзгәрешләр булганлыгын күзаллау өчен, бу чор ун кластерга бүленеп тәкъдим ителде. Әгерҗенең 3 нче урта мәктәбе укучысы Карина Янбаева педагогик җыенда катнашучыларны кластерлар буйлап сәяхәткә дәште. Сүз уңаеннан, Карина киләчәктә журналист булырга җыена. Мәгариф идарәсе тарихына багышлап проект яза башлаган.
Һәр кластерда кунакларны район мәктәпләре укучылары һәм мөгаллимнәре каршы алды. Әйтик, аның беренчесе «Наданлыкны бетерергә!» дип аталды. Укучылар һәм укытучылар районда 1930 – 1937 елларда мәҗбүри башлангыч һәм җидееллык белем бирү турындагы законның ничек тормышка ашырылуын сәхнәләштерелгән күренеш аша тәкъдим иттеләр. Бу мизгелләрдә шул чор күз алдына килеп басты. Алдагы кластер, «Мин әни обойлардан теккән дәфтәрләргә яздым» дип аталып, дәһшәтле сугыш чорын чагылдырды.

– Сугыш елларында укучылар да фронтка һәм камалышта калган Ленинградка зур ярдәм күрсәтәләр. Җәйләрен тимер юлларны ремонтларга, кышын аларны кардан чистартырга чыгалар. Мәктәпләрдә уку да дәвам итә, – дип таныштырды булачак  журналист Карина.
Кластерлар буйлап алга барган саен, вакыт та алга таба тәгәрәде. Соңгы тукталыш «Алга, киләчәккә!» дип аталып, хәзерге чор мәктәбен күзалларга мөмкинлек бирде. Кластерлар буйлап узганда педагогик җыенда катнашучылар: «Бу – безнең яшьлек, балачак бит», – дип, шул чор белән бәйле хатирәләрен барладылар. Һәр кластер янына басып, истәлекле фотога төштеләр.
Җыенның пленар өлеше «Әгерҗе муниципаль районында цифрлаштыру чорында укыту һәм тәрбияләү» дип аталды. Аның эшендә «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев, Сәләтлеләр университетының башкарма директоры урынбасары Әдилә Әхмәтова катнаштылар. Төп доклад белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина чыгыш ясады. Конференция бер төркем алдынгы педагогларны бүләкләү белән тәмамланды.

Дания АБЗАЛИЕВА,


«Әгерҗе хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ