Логотип Магариф уку
Цитата:

Казандагы чыршы шәһәрчекләренең эш графигы билгеле

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда чыршы шәһәрчекләренең эш графигы билгеле булды. Бу хакта Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

– Барлык шәһәр чыршылары 22:00 гә кадәр эшләячәк, ә аннары иллюминация киметеләчәк. Яңа ел төнендә чыршыларның эш режимы иртәнге өчкә кадәр озайтылачак, – дип аңлатты ул.

Спикер ассызыклаганча, Яңа ел программасы сәгать икедә тәмамланачак, ә соңыннан шәһәр халкы һәм кунакларының чыршы янында йөрергә һәм фотога төшәргә вакыты булачак.

Исегезгә төшерәбез: ТР башкаласында чыршы шәһәрчекләре үз эшләрен 20 декабрьдә башлаячак, ә «Казан» гаилә үзәге янында төп чыршы 24 декабрьдә 18:00 сәгатьтә ачылачак.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ