Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге лагерьларда 172 меңнән артык бала ял итәчәк

Җәйге каникул старт алды. Балаларның ялын оештыру ата-аналарның гына түгел, ә дәүләт каршында торган зур бурыч булып тора.

Балаларның сәламәтлеге, имин яшәү рәвеше олыларның һәрвакыт дөрес гамәлләреннән  гыйбарәт. Җәйге чорга аяк басуга балаларның ялын тиешенчә оештыру мәсьәләсе килеп баса. 

“1 июнь Халыкара балаларны яклау көнендә җәйге ял чоры башлана. Бүгенге көнгә 172 мең 55 кешедән гариза алынган. Балаларга  төрле формадагы лагерьларга ял итү оештырыла. Моның өчен  республика бюджетыннан 2 миллиард сумнан артыграк акча каралган. Мәктәп яны лагерьларында да тиешле дәрәҗәдә ял итү оештырылачак”, – ди ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифинг балаларның җәйге ялын оештыру темасына багышланды. Премьер-министр урынбасары шулай ук быел хезмәт лагерьларының да популярлаша баруына тукталып узды.  Балаларның иминлеге һәм туклану мәсьәләсе даими тикшерелеп, контрольдә торачагын билгеләп узды.

ТРның Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков балаларның ялын оештыру – республикада иң мөһим социаль мәсьәләләренең берсе, диде. Җәйге лагерьларда  ел саен 200 меңнән артык бала ял итә. Быел 172 меңнән артык баланың ялын оештыру планлаштырыла. 

–    Безнең республика яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Россия төбәкләре арасында балалар ялын оештыру буенча Татарстан алдынгы урында бара. Әлеге юнәлеш буенча җаваплы булган өлкәләр зур тырышлык күрсәтә, – диде министр. Шулай ук ул ял итү программалары белән дә таныштырып узды. 

 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Казан китапханәләр башкаласы итеп сайланды

19 майдан 24 майга кадәр Россиянең китапханә башкаласында Бөтенроссия китапханә конгрессы, Россия китапханә ассоциациясенең ел саен уздырыла торган XXVIII конференциясе узды. Чараның төп темасы – «Күпполяр дөньяда китапханә».

Конгресс кысаларында Казан шәһәре М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясендә мәктәп китапханәләре секцияләр утырышы булды. Әлеге секция эшендә Россиянең 16 төбәгеннән 47 кеше катнашты. Чараның төп спикерлары: «Россия Мәгариф министрлыгы академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү ФДАМУ эксперты, рус дөньясының мәктәп китапханәчеләре ассоциациясе президенты Татьяна Жукова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының укыту-методик озата бару секторы мөдире Ләйсән Гайфуллина, «Чиләбе мәгариф хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү институты» ДБУнең төбәк мәгълүмат-методика үзәге мөдире, рус дөньясындагы мәктәп китапханәчеләре ассоциациясе вице-президенты Елена Качева һәм башкалар катнашты. Шулай ук Казандагы 177 нче лицейның китапханәсе мөдире Галия Нурахаевнаның хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең китапханә-мәгълүмат бүлеге башлыгы Елена Хаҗиева рус дөньясындагы мәктәп китапханәләре ассоциациясенең төбәк вәкиле итеп сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ