Логотип Магариф уку
Цитата:

Академик белән очраштык

Сыйныфыбыз укучыларының күбесе моңарчы академик, фәннәр докторы дигән төшенчәләрне ишетеп кенә белә иде. Ә менә инде хәзер шундый дәрәҗәдәге галим белән күзгә-күз очрашу мизгелләрен кичерде. Чөнки гим...

Сыйныфыбыз укучыларының күбесе моңарчы академик, фәннәр докторы дигән төшенчәләрне ишетеп кенә белә иде. Ә менә инде хәзер шундый дәрәҗәдәге галим белән күзгә-күз очрашу мизгелләрен кичерде. Чөнки гимназиябездә  бик тә матур чара – КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы, Россия табигать фәннәре докторы  Җәүдәт ага Хөсәенов белән очрашу булып узды. Моңарчы укучыларыбыз «Әйләнә-тирә дөнья» дәресләрен ул язган дәреслек буенча уздыралар иде. Безгә, ягъни башлангыч сыйныф укучыларына, Җәүдәт абыйларының чыгышы бик тә кызыклы булды. Ул балаларның сорауларына мәгънәле һәм дөрес итеп җавап бирде, үзенең нәшер иткән китаплары белән таныштырды, алар турында сөйләде. Җ.Хөсәенов «Әйләнә-тирә дөнья» уку дәреслекләрендә күпмәдәниятле белем бирү концепциясеннән чыгып, милли төбәк компонентлары киң урын алганлыгын, балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, авыз иҗаты белән таныштыруга әһәмият бирелгәнен ассызыклап үтте, дәреслегенең төп максаты белән дә таныштырды: укучы баланың танып белү, социаль-коммуникатив һәм шәхси үсеше өчен киңрәк мөмкинлекләр ачу, аның рухи-әхлакый һәм экологик культуралы булып үсүендә гомумкешелек тәрбиясенең төп компонентларын куллану, бүгенге җәмгыятьтә яшәргә әзерлек тору.  «Татар халкының туган телгә, милли мәдәнияткә, аның тарихына игътибары елдан-ел арта бара. Моның нигезе гаиләдә салынса, эш-гамәлләре исә башлангыч сыйныфлардан башлана. Бу исә  үз чиратында  төбәктәге милләтләр арасында дуслыкны тагын да үстерү һәм ныгытуга булышачак», – диде ул үз чыгышында.
                                       
Уку әсбапларында халык авыз иҗаты җәүһәрләре – мәкальләр, әйтемнәр, санамышлар, табышмаклар шактый зур урын алган. Төбәктә яшәүче рус, татар һәм чуваш һәм башка халыкларның милли үзенчәлекләрен күрсәтүче авыз иҗаты, аның көнкүреш мисаллары шактый күп китерелгән. Башлангыч сыйныфларда укучы баланың танып белү мөмкинлеге үсә бара, ул анализлый белә, табигый һәм социаль күренешләрне гомумиләштерә, аларга бәя бирә, аның уй-фикер сәләте үсә бара, акыл эшчәнлеге алга китә. Бала укытучы сөйләме, күрсәтмәләре, мәгълүмати технологияләре аша һәм табигать кочагында булган вакытта әйләнә-тирә дөньяны тагын да киң итеп танып белә һәм аның күзаллавы да киңәя. Укытучының төп хезмәте – балага табигать һәм кешелек җәмгыяте турында башлангыч белем бирү. Шушы аспекттан чыгып, әлеге уку әсбабында татар халкының һәм аның белән янәшә яшәүче халыклар: рус, чуваш, мари, башкорт һ.б халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, аларның авыз иҗаты – мәкальләре, әйтем, табышмаклары һәм сынамышлары да урын алган. Уку әсбабы балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып һәм федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, күпмәдәниятле белем бирү концепциясеннән чыгып тәрбия һәм белем бирүне алга сөрә. Балаларны әйләнә-тирә дөнья белән таныштырып, ата-бабаларыбызның мирасы нигезендә башлангыч сыйныфлардан ук инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү күнекмәләрен эзлекле рәвештә өйрәтү төп юнәлеш булып тора. Чыннан да, «Әйләнә-тирә дөнья» уку әсбабының эчтәлеген үзләштерү барышында моңа зур әһәмият бирелә.
Мондый тәрбиви очрашулар ешрак булып торсын иде.
Гүзәл ВАФИНА, Яшел Үзән районы Осиново гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Фото Альберт Сабиров
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ