Логотип Магариф уку
Цитата:

Аксубай мәктәбе коллективы Донбас халкына ярдәм җыйган

Аксубай мәктәбе коллективы Донбасска ярдәм күрсәтеп, Укытучылар көнен бәйрәм итүдән баш тартты. Укытучылар көнендә, башкалар кебек үк, 2нче мәктәп укытучылары да котлаулар кабул иттеләр, ләкин аны бәй...


Аксубай мәктәбе коллективы Донбасска ярдәм күрсәтеп, Укытучылар көнен бәйрәм итүдән баш тартты. Укытучылар көнендә, башкалар кебек үк, 2нче мәктәп укытучылары да котлаулар кабул иттеләр, ләкин аны бәйрәм табыны артында билгеләп үтмәделәр. Бу хакта «Татар-информ» газетасы хәбәр итә.




Махсус хәрби операция тирәсендәге хәл беркемне дә битараф калдыра алмый бит. Мәктәп коллективы банкет өчен җыелган акчаларны Донбасс халкына ярдәмгә җибәрү карарын район газетасы битләрендә әгерҗелеләрнең гуманитар ярдәм җыячаклары хакында мәгълүмат басылып чыкканнан соң кабул итте. 
Шуның өстенә, банкет өчен каралган акчага коллектив өстәмә рәвештә тагын ярдәм җыярга уйлаган. Аны районда акча җыюны оештыручы һәм Донбасска гуманитар йөк ташуда шәхсән катнашучы Анатолий Скворцовка тапшырдылар.
-Без бөтен дөньяда тынычлык урнашкач һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләренең өйләренә әйләнеп кайткач, бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә өлгерәчәкбез әле, – ди мәктәп директоры Энҗе Туктарова. – Анда катнашучылар арасында безнең чыгарылыш сыйныф укучылары да бар бит. Ә Укытучылар көне безнең өчен булды – укучыларыбыз котлаулар да, концерт та әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ