Логотип Магариф уку
Цитата:

Актанышта республикакүләм тарихчы укытучылар форумы көтелә

110 еллык тарихы булган “Мәгариф” журналы үз битләрендә татар тарихы проблемаларын яктыртуга һәрдаим җитди игътибар бирә.Инде менә икенче ел рәттән “Иң яхшы тарих укытучысы” конкурсын үткәрәбез. Журна...

110 еллык тарихы булган “Мәгариф” журналы үз битләрендә татар тарихы проблемаларын яктыртуга һәрдаим җитди игътибар бирә.Инде менә икенче ел рәттән “Иң яхшы тарих укытучысы” конкурсын үткәрәбез. Журналыбыз башлангычы белән тарих укытучылары, туган ягыбыз тарихы белән кызыксынучылар өчен тагын бер үзгә яңалык көтелә. Ишетми, белми калдык дип соңыннан үкенерлек булмасын.
17 ноябрьдә Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитария гимназия-интернатында “Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары” дигән темага тарих укытучылары форумы узачак. Ул – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм «Мәгариф» журналы арасындагы булган хезмәттәшлек нәтиҗәләренең берсе. Әлеге форумда төбәк тарихы, татар халкының үткәне һәм киләчәге турында мәсьәләләр кутәреләчәк.
Форум 17 ноябрь көнне  иртәнге сәгать 11 дә башлана. Адресы: Актаныш авылы, Аэропорт урамы, 3-а йорты. Телефоны: 8-855-523-41-81.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ