Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга районында яңа спорт мәйданчыклары

        Алабуга районы балалары спортны аеруча үз итә. Шуны күздә тотып, район хакимияте Алабуга каласының үзендә генә түгел, район авылларында да спорт һәм балалар мәйданчыклары т...

        Алабуга районы балалары спортны аеруча үз итә. Шуны күздә тотып, район хакимияте Алабуга каласының үзендә генә түгел, район авылларында да спорт һәм балалар мәйданчыклары төзүгә зур әһәмият бирә.  
        Аларның берсе быел Поспелово авылында барлыкка килгән. Бу авыл үзе дә үсә, халык саны да арта. Аңлашыла ки, халык спорт белән шөгыльләнсен, балалар куркынычсыз урында уеннарын уйнасын өчен махсус мәйданчыклар да кирәк.
        Җәй башында ук бу авылда күптән көтелгән спорт мәйданчыгы ачылган иде. Хәзер олылар һәм балалар биредә буш вакытларында, бигрәк тә эштән соң кичләрен рәхәтләнеп баскетбол, волейбол я мини-футбол уйный. Территория киртә белән әйләндереп алынган, ясалма өслек тә бик үк каты түгел, димәк, монда спорт белән шөгыльләнү куркыныч түгел.
        Янәшәдә үк урам гимнастикасы өчен турниклар да урнаштырылган. Мәйданчыкны ачкан чакта җирле депутатлар балаларга туплар бүләк иткән иде. Спорт мәйданчыгы янында хәзер балаларныкы да төзелә. Эшләр август ахырында тәмамланырга тиеш.
        Бу җәйдә Танайка авылында да да зур эш алып барыла. Тиздән анда парк барлыкка киләчәк. Эшләнәсе эшләр шактый әле, әмма балалар мәйданчыгы инде әзер, һәм авылның бар бала-чагасы аны яратып та өлгергән инде.
        Хәзерге вакытта күп функцияле спорт мәйданчыгы төзелә. Җәй көне анда футбол, волейбол, баскетбол уйнарга мөмкин булачак, ә кышын хоккей корты булачак.
        Булачак паркта брусчаткадан юллар әзер инде. Яктырткычлар кую һәм ротонда төзү планлаштырыла.
        Искәртеп узабыз, төзелеш җирле бюджет һәм «Татнефть» компаниясе гранты хисабына алып барыла.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ