«Җәлил укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференция узды
14 февраль көнне Казан шәһәре 31 нче урта мәктәбе базасында Муса Җәлил исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция — «Җәлил укулары» уздырылды.
Быелгы конференциягә Россиянең төрле төбәкләреннән 260 тан артык фәнни-тикшеренү эше кабул ителде. Катнашучылар арасында Ульяновск өлкәсе, Оренбург, Самара һәм башка шәһәрләрдән килгән укучылар бар иде. Тәкъдим ителгән проектларның тематикасы киң һәм күпкырлы булуы белән аерылып торды, бу исә хәзерге заман мәктәп укучыларының фәнгә, җәмгыятькә һәм технологияләргә карата кызыксынуы артуын күрсәтә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, «Җәлил укулары» конференциясендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бу күрсәткеч мәктәп укучылары арасында фәнни эшчәнлеккә карата кызыксынуның тотрыклы үсешен раслый. Конференция яшь буында эзләнүгә омтылыш, мөстәкыйль фикерләү һәм иҗади активлыкны үстерүгә зур өлеш кертә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар