Алинә Заһитова репортёр булачак?
Бу атна ахыры олы спорт вакыйгасы башлануы белән тарихка кереп калачак. 4 февральдә Кытай башкаласы – Пекинда 24 нче кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасы була.Пекинда узачак әлеге Олимпиадага Татарста...
Бу атна ахыры олы спорт вакыйгасы башлануы белән тарихка кереп калачак. 4 февральдә Кытай башкаласы – Пекинда 24 нче кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасы була.
Пекинда узачак әлеге Олимпиадага Татарстаннан бер генә чаңгычы эләккән. Ул – 23 яшьлек Христина Мацокина. Дөрес, ул Магаданда туган, бүгенге көндә Казанда белем ала һәм Татарстан өчен чыгыш ясый.
Россиянең фигуралы шуу федерациясе дә ил җыелмасының Пекин Олимпиадасында катнашачак составын игълан итте. Россия өчен чыгыш ясаячак кызлар арасында Казаннан 15 яшьлек Камилә Вәлиева да бар. Әлеге милләтәшебез күптән түгел генә Эстония мәркәзе – Таллинда узган хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча Европа чемпионатының алтын медален яулаган иде. Һәм шуңа өстәп, Олимпиада медален дә үзенеке итә алса!...
Әлеге Олимпиадага Казаннан тагын бер кыз – Владимир Морозов белән парлы шууда чыгыш ясаучы Евгения Тарасова да бара. 2018 елгы Олимпиаданың фигуралы шуу буенча чемпионы Алинә Заһитова быел да бу уеннарга барачак. Әмма фигуралы шуучы буларак түгел... Алинәбез быелгы уеннарда «Беренче канал»ның репортёры буларак катнашачак. Чөнки хәзер ул – 19 яшьлек журфак студенты.
Россия Кытайда узасы кышкы Олимпиадада барлыгы 30 медаль алырга ниятләп тора. Моннан дүрт ел элек Пхенчханьдә үткәнендә Россия спортчылары нибары 17 медаль яулый алганын искәртик. Шуның икесе алтын медаль иде. Аның берсен – хоккейчыларыбыз, ә икенчесен исә тимераякта фигуралы шууда татар кызы Алинә Заһитова яулаганын искәртик. Йомгаклап әйткәндә, Пекиндагы Олимпия уеннарында Татарстаннан 9 спортчы чыгыш ясаячак. Алар – түбәндәгеләр: Тимур Билалов, Дмитрий Воронков (хоккей), Евгения Тарасова, Камилә Вәлиева (фигуралы шуу), Владислав Хадарин, Виктор Уайлд, Милена Быкова (сноуборд), Христина Мацокина 9чаңгы ярышлары), Данил Садриев (трамплиннан сикерү).
Аларга 24 нче Олимпия уеннарында күбрәк медальләр яулап, Татарстан данын дөнья күләмендә яңгыратырга язсын иде.

Комментарийлар