Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әлмәндәр» – Мәскәү Халыкара балалар кинофестиваленең иң яхшы анимацион фильмы

Ул татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренә нигезләнеп төшерелгән.

«Татармультфильм» берләшмәсе җитештергән «Әлмәндәр» фильмы IV Мәскәү халыкара балалар кинофестиваленең иң яхшы анимацион фильмы дип танылды. Ул татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренә нигезләнеп төшерелгән иде.

Кинофестивальдә балалар аудиториясе өчен өлкәннәр төшергән фильмнар, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр төшергән фильмнар катнаша. Быел кинофестивальдә 18 илдән 78 эш тәкъдим ителгән. Кинофестивальнең Гран-при бүләгенә Чжан Чжунхуаның «Сәнгать классы» фильмы (Кытай) лаек булды. Иң яхшы тулы метражлы балалар фильмы дип Филипп Дмитриевның «Космостан килгән кунак» (Россия) эше танылды, иң яхшы кыска метр - Джульет Бушениның «Ативио» фильмы (Франция), дип хәбәр итә «Татармультфильм» берләшмәсенең матбугат үзәге.

«Гаилә бәхете, тормышка мәхәббәт, Әлмәндәрнең шаянлыгы турындагы фильмыбыз Россия тамашачысына кызык булыр дип ышана идек. Без әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтле», - ди «Татармультфильм» студиясе директоры, фильмның продюсеры Азат Ганиев.

Фильм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән төшерелгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ