Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт театры яңа сезонны ачты

Әлмәт татар дәүләт драма театрында 78 нче сезон ачылу алдыннан матбугат конференциясе узды. Анда режиссёр Наилә Нәҗипованың иҗат эше – Әлмәт театры труппасының яшь составы катнашындагы «Далада» спекта...

Әлмәт татар дәүләт драма театрында 78 нче сезон ачылу алдыннан матбугат конференциясе узды. Анда режиссёр Наилә Нәҗипованың иҗат эше – Әлмәт театры труппасының яшь составы катнашындагы «Далада» спектакле тәкъдим ителде. Бу турында «Татар-информ»  хәбәр итә. 
Өлкән сыйныф укучылары һәм журналистлар игътибарына күрсәтелгән әлеге эксперименталь эш татар милләте формалашу тарихының үзенчәлекле җанлы дәресе булып тора. 

Фокус-төркем сыйфатында катнашкан өлкән сыйныф укучылары спектакльдән соң аннан алган тәэсирләре, үз фикерләре белән уртаклаша алды. Кемгәдер сюжет ошаган, кемдер музыкаль бизәлешнең хиссият дөньясына алып кереп китүен билгеләп үтә, ә кемнәрдер хореография һәм костюмнарның матурлыгына хәйран калган.
Шул ук вакытта куелышның кимчелекләренә тукталучылар да булды. Укучыларның берсе текстның астан өскә таба барган тәрҗемәсен уку уңайсыз булуын билгеләп үтте. Башка бер укучы исә кайбер урыннарда тавыш эффектлары аркасында артистның сүзләрен аңламый калуын искәртте.Әмма барысы да яңа форматта сөйләнелгән тарихның яхшырак үзләштерелүенә, укучыларга да, тарих укытучыларына да кызыклы булачагына басым ясады.
Театр директоры Фәридә Исмәгыйлова 78 нче театр сезонына планнары белән уртаклашты, булачак премьераларга тукталды, яңа проектлар һәм юнәлешләрнең Т хәрефе астында алып барылачагын ассызыклады. Әлеге символ ныклы, ышанычлы, кагылгысыз, ныгытылган, кыю, какшамас, чигенүсез дигәнне аңлата. 

 Фото «Әлмәт таңнары» сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ