Логотип Магариф уку
Цитата:

Алсу Сөнгатуллина: «Яктылыкны күрсәтәсем килә»

«Мәгариф» журналының июнь-июль саннарында укучыларыбыз хөкеменә Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, композитор, пианист, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Алсу Сөнгатуллина...

«Мәгариф» журналының июнь-июль саннарында укучыларыбыз хөкеменә Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, композитор, пианист, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Алсу Сөнгатуллинаның «В ритме марша», «Торжественный марш» һәм «Детский марш» ноталарын тәкъдим иттек. «Үзеннән-үзе язылды»,– дип китерде ул аларны. Симфоник оркестр өчен язылган «Нурлы Казан» әсәре «Мирас» фестивалендә яңгыраганнан соң, бу исемнең соңгы вакытта еш ишетелүе һич кенә дә гаҗәп түгел, чөнки симфоник әсәр язуны юкка гына композитор өчен бер баскычка югарыга күтәрелү димиләр. Очрашудан файдаланып, кунагыбызга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Алсу Габдулловна, быел «Мирас» фестивалендә беренче тапкыр катнаштыгыз һәм шундый зур мәртәбәгә ирештегез. «Нурлы Казан»ның язылу тарихын беләсе иде.
– 2020 елда – ковид чорында язылды ул. Җан белән тоеп, тырышып яздым, мондый күләмле әсәрне утырдым да яздым дип әйтеп булмый, бер елга сузылды. Бу табигый, чөнки мондый әсәрләр композитордан зур белем багажы, әзерлек таләп итә. Музыка коралларын, аларның мөмкинлекләрен белү генә аз, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен дә белергә кирәк. Биредә минем максатым Казанның җыелма образын тудыру иде. Бу минем фикерем генә түгел, гомумән, Казанны күпләр, зур егәргә ия урын, диләр. Казан чын-чынлап кайнап тора, монда яңалыкка омтылу көчле. Әсәрдә Казанны җиде нур яктыртып тора дип җиде музыкаль тема билгеләдем. Бу–данлы-шанлы тарихыбыз, якты киләчәгебез, олпат шәхесләребез, мәхәббәт, хезмәт, бәхет, шәһәргә бирелгән көч-кодрәт. Симфоник поэмага эпиграф итеп Луиза Шиһапованың шәһәрнең якты киләчәге хакындагы сүзләре алынды. «Нурлы Казан»ны тәүге тапкыр оркестр башкаруында тыңлагач, җитеп җитмәгән җирләрен дә ишеттем һәм андый урыннарын кабат эшләдем. Фестивальдә яңгырагач, «Аны тагын кайда тыңлап була? Кайдан алырга мөмкин?» дип бик күпләр кызыксынды. Автор өчен бусы да бик мөһим.

– Сезнең Сәйдәш мәдәният үзәгендә узган тәүге иҗат кичәгез, ялгышмасам, «Хыялга таба юл» дип исемләнгән иде. Моң белән түшәлгән ул иҗат юлын Сез озак эзләдегезме?
– Хыялга илтүче ул юлны шәхсән үзем ай яктысы төшкән һәм каядыр югарыга илтүче юл итеп күзаллыйм. Шул исемдәге әсәрем Вьетнамда Ханой шәһәрендә дә яңгырады. Шәхсән үзем хыялга илтүче ул юлны тормышта артык эзләмәдем дә шикелле. Ул ничек булды? Бертуган Айгөл апам Ф. Шаляпин исемендәге 5 нче балалар музыка мәктәбенә йөри башлаганда, миңа 5 яшь иде. Аннан каласым килмичә, мине дә мәктәпкә бирегез дип, елый-елый ияреп киттем. Өйдәгеләр укымас кайтыр дигәннәрдер, әмма мин бу юлдан тайпылмадым. Гаиләбездә музыкантлар юк, әти-әнием бөтенләй башка тармак кешеләре, икесе дә – төзүче-проектлаучы инженерлар. Апам белән икебезнең дә иҗат юлы музыка мәктәбеннән башланды, икебез дә консерватория тәмамладык. Мин 2008 елда «фортепиано», апам музыка белгечлеге алып чыкты. 2016 елда консерватория тарихында беренче булып, «композиция» профиле буенча магистратура тәмамладым. Мәктәптә фортепианодан мине Светлана Фёдоровна Динеева, композициядән Лоренс Иванович Блинов укытты. Лоренс Ивановичны әле дә безгә балалар дөньясындагы яктылыкны беренчеләрдән булып ачкан шәхес буларак рәхмәт хисләре белән искә алам. Хәзер шуны аңладым: күп кенә композиторлар белән безне аның мәктәбе якынайта икән. Тәүге конкурслар, чыгышлар җил-давыл кебек иҗат дөньясына алып кереп киткәнен сизми дә калганбыз. Александр Михайлович Руденкода укыганда, Санкт-Петербургта В. Гаврилин исемендәге «Я – композитор» дип аталган
II Халыкара конкурста I премиягә ия булу; Мәскәүдә яшь композиторларның «Опус первый» Бөтенроссия фестивалендә уңышка ирешү, соңрак «Юные дарования» дип аталучы федераль стипендия алу – болар барысы да үз вакытында хис тулы күңелемә канат куймый калмагандыр. Хыял юлында без бит ялгыз түгел, Әнвәр Монасыйпов, Шамил Шәрифуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Ахиярова, Гия Канчели, Игорь Стравинский кебек бик күп кумирларыбыз бар.
Консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбендә һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыган еллар, олпат композиторлар белән аралашу күңелдә бары җылы хисләр калдырды. Шул ук вакытта туктаусыз эзләнү, баш-аягың белән эшкә чумган еллар да әле ул. Башкача мөмкин дә түгел, миңа бит хәтта Кара Караевның улы – композитор, профессор Фарадж Караевта уку бәхете дә тиде.
– Композитор булмасагыз кем булыр идегез икән?
– Әти-әниемнең мине табиб итәсе килгән, ә минем кан күрсәм дә башларым әйләнеп, куллар калтырап китәргә мөмкин. Без хөкемдар була алмыйбыз, завод та безнең өчен түгел. Шөкер, безнең хис тулы үз дөньябыз бар! Аллаһы Тәгалә кемне кая җибәрергә белгәндер. Үз вибрациябезне без музыка аша башкаларга җиткерәбез һәм шуның белән бәхетлебез.
– Сез балалар өчен шактый актив эшлисез. Бу юнәлеш кай ягы белән җәлеп итә?
– Консерватория белеме булгач, без бөтен жанрда да эшли алабыз. Консерваториядә укыганда, Резеда Ахияровага консультациягә баргач, ул миңа «Җаның ничек тоя, ничек сизә, шул якын юнәлеш белән бар. Күңелеңдә икеләнү булмасын»,–диде. Балалар бит алар – бик эчкерсез, якты кешеләр. Алар өчен эшләгәч, музыкада да әлеге нурлы яктылыкны, чисталыкны күрсәтәсем килә. Монда инде син дөньяга балалар күзе белән карарга тиешсең. Җырларны язганда, бүгенге көн аһәңен тою бик мөһим. 2021 елда галим, күренекле шагыйрь Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 ел тулуга багышлап, «Балачак дөньясы» дип аталган ноталар җыентыгы 800 данә тираж белән басылып чыкты. Балалар бакчасына йөрүче һәм башлангыч сыйныф балалары бик җылы кабул итте аны. Җәвад Тәрҗемановның шигырьләрен кечкенәдән укып үскәнгәдер, аның иҗаты миңа бик якын.
– Балалар өчен кантата язарга нәрсә этәрде?
– Ул балалар хоры, фортепиано һәм бәреп тавыш чыгара торган инструментлар өчен Роберт Миңнуллин сүзләренә язылды. «Һәркайсының үз моңы» кантатасының берничә кисәген Роберт Миңнуллин үзе исән чагында тыңлаган да иде. Әле дә пианино янында аның шигырьләре үз көен көтеп ята. Балалар белән эшләү, билгеле, музыка язу белән генә чикләнми. София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәгендә «Альфа» иҗат лабораториясен җитәкләгәндә дә шактый киңкырлы эш башкарылды. Иҗади очрашулар вакытында балалар гадәттә музыканы ничек аңларга, нәрсә ул композиция, кем ул композитор кебек сорауларга җавап таба. Әлбәттә инде, үзең белән алып килгән берничә уен коралында уйнап күрсәткәч, аларның күзләре яна башлый, бу инде кызыксыну бермә-бер артты дигән сүз. Мондый иҗат лабораторияләре балаларның күңел офыкларын киңәйтә, иҗат дөньясына якынайта. Хәзерге вакытта мин, Әнвәр Бакиров исемендәге 6 нчы музыка мәктәбендә факультатив дәрес буларак, атнага бер тапкыр композиция укытам. Директорыбыз Елена Николаевна Разрывина, шундый мөмкинлек табып, сәләтле балаларыбызга мөстәкыйль иҗат итү мөмкинлеге бирде. Киләчәктә алар арасыннан яшь композиторлар үсеп чыгып, республикабызның мәдәният күгендәге якты йолдызлар булып балкырлар дип бик өметләнәбез. Әйтергә кирәк, Казанда мондый класслар бөтен мәктәпләрдә дә юк, алар берничә генә. Балалар өчен язган әсәрләремне дә хәзер беренче булып үземнең укучыларым тыңлый. Аларның реакциясе миңа бик мөһим. Чөнки үзләре дә кечкенә булса да тәүге әсәрләрен иҗат итәләр. Ел ахырында узган йомгаклау концертына мәшһүр композитор Резеда Ахиярованы да чакырган идек, ул да канәгать калды.
Үземнең дә иҗат дәвам итә, «театр лабораториясе», «опера лабораториясе» кебек кызыклы проектларда катнашып киләм. Аллаһы Тәгалә ярдәм итсә, балет язу турында хыялланам. Ул бик җете милли колоритлы да, фәлсәфи эчтәлекле булырга да тиеш.
 
 
Расиха ФАИЗОВА
Фотолар
Алсу СӨНГАТУЛЛИНАның шәхси архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ