Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алтын мөнбәр»дә журналист Зөфәр Дәүләтшинның ике фильмы тәкъдим теләчәк

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 2026 ел республикада “Хәрби һәм хезмәт даны елы” дип игълан ителде. Бу карар тарихи хәтерне саклау, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, Ватанны саклаучыларның барлык буыннарына тирән ихтирам белдерү, шулай ук хәзерге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатын күздә тота.

4–8 сентябрь көннәрендә узачак XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Сугыш һәм тынычлык. Яңа территорияләр» дип исемләнгән конкурстан тыш махсус программа тәкъдим ителәчәк. Анда тамашачылар махсус хәрби операция зонасындагы Россия хәрбиләренең батырлыгы, шулай ук тылда Җиңүне якынайтуга һәм азат ителгән җирләрдә тыныч тормыш төзүгә өлеш кертүчеләр турында иң яхшы документаль фильмнарны күрә алачак. Программага тугыз фильм кертелгән. Аларның һәркайсы фронттагы, тылдагы, шәхси һәм бөтен халык күләмендәге батырлык турында ихлас һәм тормышчан тарих сөйли, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Режиссер Яна Бехның «Юллар арасындагы сүзләр» фильмы бер гаилә язмышына ике «сугыш»ның берьюлы бәреп керүе турында бәян итә. Фильмның төп герое – Севастополь шагыйрәсе Мария Батюхно. Аның ире махсус хәрби операция зонасына китә. Берникадәр вакыттан соң Мария үзендә дә, улында да онкологик авыру ачыклануын белә. Шул мизгелдән бер көрәш фронтта – Ватан өчен, икенчесе тылда – үзенең һәм баласының гомере өчен башлана.

Казан режиссеры, хәрби хәбәрче Зөфәр Дәүләтшин программада берьюлы ике фильмын тәкъдим итәчәк. Алар – «Алга» циклыннан «Җиңүчеләр коды» һәм «Фронттагы артистлар». «Җиңүчеләр коды» фильмында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның язмышлары аша автор халыкны берләштергән, Ватанга мәхәббәт һәм Җиңү рухын чагылдырган уртак код турында сөйли. Ә «Фронттагы артистлар» фильмында махсус хәрби операция зонасына иҗат десанты белән баручы артистларның сугышчыларга рухи көч һәм күтәренке кәеф бирүләре сурәтләнә.

Режиссер Екатерина Головняның «Исән-сау әйләнеп кайтырга сүз бирәм» фильмы да фронттагы иҗат бригадалары эшчәнлегенә багышланган. Автор мәдәният хезмәткәрләренең ярдәме сугышчыларга рух ныклыгын сакларга һәм максатларына таба атларга көч бирүен күрсәтә. Бу традицияләрнең тамырлары Бөек Ватан сугышы елларына барып тоташа.

Башкортстан режиссеры Радик Килмәмәтовның «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. «Искандер» позывное» фильмы махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына гына түгел, волонтерлык хәрәкәтенә дә багышланган. Фильм геройлары – яраларның физик һәм психологик нәтиҗәләрен җиңеп чыккан ветераннар. Алар «Гумконвой 102» отрядын төзеп, ярдәм эшен дәвам итә.

Александр Далматовның «Каһарманнар терәге. Без булмасак, кем?» фильмында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче ресурс үзәге эшчәнлеге сурәтләнә. Фильмда һәлак булган яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең әниләренә, тол калган хатыннарына һәм әтиләрсез үскән балаларына күрсәтелә торган ярдәмгә аерым игътибар бирелә.

СВОдан соң тыныч тормышка уңышлы әйләнеп кайткан ветераннар турында Артём Семёновның «Бердәмлек» документаль фильмы сөйли. Аның геройлары яшь буын өчен дә, хезмәттән соң яңа тормыш юлын эзләүчеләр өчен дә үрнәк булып тора.

Ольга Старостинаның «Тынлык яңгыраган җирдә» фильмы үзәккә сугышта һәлак булган ирләренең истәлеген саклаучы хатын-кызларны куя. Алар махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк җирле халыкка авыр шартларда исән калырга ярдәм иткән якыннары турында сөйлиләр.

Программада шулай ук Алексей Романовның «Башка күк» фильмы да тәкъдим ителәчәк.

«Алтын мөнбәр» кинофестивале тамашачылары конкурс фильмнарын «Корстон» кинотеатрында карый алачак. Ә конкурстан тыш программалар, шул исәптән «Сугыш һәм тынычлык. Яңа территорияләр» фильмнары «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк. XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале 2026 елның 4–8 сентябрендә узачак.

Фото: «Татаркино» матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ