Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш» студиясе «Күзлек» балалар театр лабораториясе тәкъдим итә

Тиздән «Апуш» татар балалар студиясе яңа сезонны Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе белән ачарга әзерләнә.

 

Мондый форматтагы чара беренче тапкыр үткәрелә. Ул Туфан Миңнуллинның тууына  90 ел тулуга багышлана. 19–25 август көннәрендә студия балалары, язучыбыз әсәрләренә нигезләнеп, төрле остазлар белән театраль эскизлар тәкъдим итәчәк. Зур чара «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы белән башланачак. Биредә  драматургның кызы Әлфия Миңнуллина белән дә очрашу узар дип көтелә. Шулай ук балалар белән берлектә  Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар әзерләнәчәк, алар лабораториянең соңгы көнендә – драматургның туган көнендә тәкъдим ителәчәк. Тамашачы ролендә –  мәктәп укучылары, нәни балалар. Соңыннан иң кызыклы эскизны сайлап алып, аны спектакльгә әверелдерү күздә тотыла. Кыска гына, этюд формасында эскиз театр дөньясында бик популяр.

«Апуш» татар балалар театр студиясенең җитәкчесе, «Күзлек» балалар театр лабораториясенең оештыручысы Алия Фәйзрахманова фикеренчә, быелгы лабораториядә “Апуш” төркемнәрендә  шөгыльләнүче балалар катнаша. Ул әлеге чараның үзенчәлеген: «Без шушы берничә көнгә төркемнәрнең остазларын бер-берсе белән алыштырабыз, шул рәвешле алар студиябезнең башка балалары белән эшләп карый алачак. Остазлар өчен дә, шәкертләр өчен дә бу бик кызыклы тәҗрибә булыр дип уйлыйм. Нәтиҗә буларак, һәр команда Туфан аганың берәр пьесасы буенча эскиз куячак, - дип  билгеләп үтте.  

«Гаилә һәм мәктәп» журналының август санында «Ялкау булма, «Апуш» дип аталган язмабыз урын алды. Язмада булачак «Апуш» балалары алдында быел нинди таләпләр куелачагы хакында сүз бара. «Апуш» студиясе директоры Алия Фәйзрахманова әйтүенчә, түземлелек, тәрбия, дисциплина – балалардан шушы өч пунктны үтәү таләп ителә. ««Апуш»ка – ниндидер бер рәхәт җиргә генә киләм дигән уй дөрес түгел. Ул –  йөз процент эш мәйданчыгы»,– диде ул.

«Апуш» командасы балалар театрын сөючеләрне 19 августта «Авыл эте Акбай» мюзиклын карарга чакыра. Мюзикл «Чулпан» мәдәният үзәгендә 18.00 дә куела. Керү ирекле. 25 августта иң кызыклы эскизларны сайлау мөмкинлеге булачак. «Апуш» дөньясы сезне көтеп кала! 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татарстан һәм Донбасс турында күргәзмә ачыла

«Татарстан – Донбасс: 100 ел тарих» күргәзмә проекты 15 августтан Милли музейның яңа филиалы – «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә оештырыла.

«Татарстан – Донбасс: 100 ел тарих» күргәзмә проекты 15 августтан Милли музейның яңа филиалы – «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә оештырыла.

«Бу – Юстиция кварталы территориясендә Һади Такташ урамында урнашкан  яңа музей киңлеге. Ул –  Татарстан Милли музееның 15 нче филиалы. Тиздән биредә юстиция һәм гаделлек, хокук тәртибе төшенчәләрен ачучы даими экспозиция барлыкка киләчәк, – ди музей директорының үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Анастасия Мокрополова. – Хәзер үзәкнең күргәзмәләр залында Татарстан белән Донбассның мәдәни һәм икътисади алмашу тарихын чагылдырган проект эшли башлаячак. Көз аенда анда лекцияләр һәм квизлар уздырачакбыз».

Күргәзмә нигезендә – ике төбәкнең киң мәдәни элемтәләрен чагылдырган төп документлар, фотографияләр һәм предметлар рәте. Татар мәдәнияте эшлеклеләре – Һади Такташ, Фәйзулла Туишев, Нәҗип Җиһанов архивларында Донбасста татар диаспорасы формалашуның киң колачлы процессы турында кыйммәтле дәлилләр саклана. 1920–1930 елларда ТАССРдан Донецк өлкәсенә киткән эшчеләр, укытучылар, журналистлар, медикларның нәсел дәвамчылары хәзер дә шунда яши.

Шахтер лампасының эволюциясен күзәтеп барырга, татар артистларының Донбасска гастрольләре турында белергә, 1920 елларның агитация плакатларын күргәзмәдә күрергә мөмкин. Экспозицияне чор әйберләре һәм татар мәдәнияте эшлеклеләренең мемориаль коллекцияләреннән экспонатлар тулыландыра.

«Татарстан – Донбасс: 100 ел тарих» күргәзмәсе белән 15 августтан 10 ноябрьгә «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә танышырга мөмкин булачак.  . Проектның кураторы Мокрополова Анастасия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ