Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә өч номинациядә җиңде

21-24 апрель көннәрендә Удмуртиянең Ижау шәһәрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасын «Апуш» татар балалар театр студиясе тәкъдим итте.

Фестиваль финалына Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 28 спектакль чыкты. 27 мартта, Халыкара театр көнендә, онлайн тавыш бирү узды. Аның нәтиҗәләре буенча Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче «Апуш» студиясенең «Без» төркеме өч номинациядә җиңү яулады: «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссер эше» һәм «Иң яхшы сәнгать бизәлеше».

Фестивальнең ачылышы 21 апрельдә Удмуртиянең Халык иҗаты йортында узды. Биредә «Апуш» шәкертләре «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен тәкъдим итте.

Бүләкләү тантанасы 24 апрельдә Удмуртиянең Дәүләт милли театрында узды. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән катнашучылар һәм кунаклар алдында тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев чыгыш ясады.

«Апуш» студиясен Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов бүләкләде, коллективка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ