Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш»лылар Мәскәүдә

30 нчы октябрьдән 5 нче ноябрьгә кадәр «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Мәскәү Губерна театрында уздырылган VI Зур балалар фестивалендә катнашты. Яшь артистлар фестиваль кысаларында оешт...

30 нчы октябрьдән 5 нче ноябрьгә кадәр «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Мәскәү Губерна театрында уздырылган VI Зур балалар фестивалендә катнашты. Яшь артистлар фестиваль кысаларында оештырылган күп төрле мастер-классларда шөгыльләнеп, танылган шәхесләр белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, «Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең 3 номинациясендә – «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңү яулады һәм Пермь шәһәрендә узган бүләкләү тантанасында Республика данын яклаган иде. Россиянең халык артисты,  Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков та җиңүчеләрне котлады, аларны Мәскәүдә узачак фествивальгә  чакырды.
Зур балалар фестивале катнашучылары атна дәвамында актив рәвештә остаханәләрдә шөгыльләнде, мастер-классларны алдынгы Мәскәү остазлары – Мәскәү Губерна театрының балетмейстер-постановщигы Анна Гилунова, режиссер, Мәскәү Губерна театрының сәхнә теле буенча остазы Ольга Матвеева, Россиянең атказанган артисты, театр һәм кино актеры, актерлык осталыгы һәм сәхнә хәрәкәте остазы Григорий Фирсов, Мәскәү Губерна театрының режиссер-куючысы, актриса, сценарист, педагог Алла Решетникова һәм башкалар алып барды. Шулай ук фестивальдә катнашкан театр студияләренең спектакльләрен күрсәтү дә оештырылды.
31 нче октябрь көнне фестивальдә катнашучылар Сергей Безруков белән очрашты. Ул үзеңне сәхнәдә ничек тотарга, рольне ничек үзең аша кичереп уйнарга кирәклеген өйрәтте, яшь актерларга үзенең киңәшләрен бирде һәм барлык катнашучыларга иҗади уңышлар теләде. Ә «Апуш»лылар үз чиратында Сергей Безруковка Казан күчтәнәче тапшырды. Әлеге мизгелне актер үзенең социаль челтәрендә дә куйган иде.
Тагын бер җылы очрашу театр һәм кино актеры, кинорежиссер, Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев белән булды.
Очрашу һәм остаханәләргә бай атна 5 ноябрь көнне Мәскәү Губерна театрында «Апуш» татар балалар театр студиясенә җиңү китергән «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен тәкъдим итү белән тәмамланды. Мәскәү тамашачысы спектакльне бик җылы кабул итте, алкышларга күмде, дип хәбәр итә Казан башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Казанда Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак

9–12 ноябрьдә Казанда 64 нче хезмәт семестры тәмамлануга багышланган Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак. Аңа Россиядән генә түгел, Белоруссиядән дә якынча 2,5 мең активист киләчәк. Алар бел...

Казанда Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак
9–12 ноябрьдә Казанда 64 нче хезмәт семестры тәмамлануга багышланган Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак. Аңа Россиядән генә түгел, Белоруссиядән дә якынча 2,5 мең активист киләчәк. Алар белем бирү программасында катнаша, Россиянең иң эре предприятиеләре күргәзмәсен карый һәм хәтта кибертурнирда ярыша алачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова хәбәр итте.
"Татарстан башкаласы 18 елдан соң икенче тапкыр Бөтенроссия студентлар хезмәт отрядлары слетын кабул итәчәк. 10 ноябрьдә ачылу тантанасы иң якты вакыйгаларның берсе булачак, әмма программа 9 нчы көнне старт алачак. Без бөтен Россиядән һәм Белоруссиядән 2,5 меңләп баланы кабул итәргә планлаштырабыз. Соңыннан илнең иң яхшы отрядлары һәм төбәк бүлекчәләре игълан ителәчәк. Иртәгәдән Казан Россия студотрядларының йөрәге булачак", – дип билгеләп үтте спикер.
Слетта панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, эш бирүчеләр белән очрашулар оештырылачак. Аерым алганда, үз күргәзмәләрен зур дәүләт корпорацияләре дә үткәрәчәк. Анда катнашучылар өчен медицина, авыл хуҗалыгы, педагогика, җитештерү һәм башка юнәлешләр буенча конкурс сынаулары башланачак, дип аңлатты министр урынбасары.
Слет ахырында иҗади фестиваль узачак, ул зур гала-концерт белән тәмамланачак. Бөтен Россиядән иң яхшы номерлар тәкъдим ителәчәк. Параллель рәвештә спартакиада һәм кибертурнир узачак.

Фәния Лотфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ