Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш»лар паркта спектакль куя

Тамашаны теләгән һәркем күрә ала.

7 сентябрьдә «Апуш» балалар театр студиясе ​​​​​Казанның «Елмай» балалар паркында спектакль күрсәтәчәк. Тамашаны теләгән һәркем күрә ала, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.

Спектакль Габдулла Тукайның бала чагына багышланган.

«Кечкенә Апуш үзен тәрбиягә алган гаилә, Сәгъди абыйга килә. Төнге күктә йолдызларга карап, ул мәхәббәт, игелек һәм тылсым тулы әкият дөньялары турында хыяллана. Аны инде татлы йокы каплый... Бәлки, малайның төшләре Габдулла Тукайның бөек тарихлары булыр? » – дип сөйли сюжет турында оештыручылар.

Шәһәрлеләрне 17:00 дә парктагы сәхнә янында көтәчәкләр.

Фото: kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ