Арчадагы педагогика көллияте бинасында капиталь ремонт башланды
Арчадагы Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллияте бинасында капиталь ремонт башланды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Объект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларындагы «Профессионалитет» федераль программасына кертелгән.
1650 кв. метр мәйданлы дүрт катлы бинада бүлмәләрне яңарту, инженер челтәрләрен, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштыру планлаштырыла. Моннан тыш, су үткәрми торган катламны ремонтлау, территорияне төзекләндерү каралган. Финанслау күләме 59,7 млн сум тәшкил итә.
ТР баш инвестиция-төзелеш идарәсе мәгълүматларына караганда, төзүчеләр сүтү эшләрен тәмамлап, бүгенге көндә эчке бизәү һәм инженер челтәрләрен яңарту эшләренә керешкән. Эшләрнең үтәлеше 10 процент тәшкил итә.
Фото: ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар