Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада легендар мөгаллим истәлегенә – шахмат турниры  

Арча төбәге халкы күренекле якташларын зурлый, олылый белә. Һәркайсыбызның беренче укыган китабы – Әлифбаның авторлары Сәләй Гататдин улы Вагыйзов белән Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитова белән дә алар бик т...

Арча төбәге халкы күренекле якташларын зурлый, олылый белә. Һәркайсыбызның беренче укыган китабы – Әлифбаның авторлары Сәләй Гататдин улы Вагыйзов белән Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитова белән дә алар бик тә хаклы горурлана. Ник дисәгез: нәкъ менә алар Арча педагогия училищесында укыткан елларында үлемсез Әлифба дәреслеге төзиләр. Аларның бу Әлифбасы белән алты дистә елдан артык татар дөньясы белем иленә аяк баса.
Бу арада арчалылар Әлифба авторларын кабат күңелләрендә яңартты. Ник дисәгез: 24 октябрьдә – Сәләй ага Вагыйзовның  туган көне. Аның быел тууына 114 ел. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә әлеге легендар шәхескә багышлап республиканың махсус урта уку йортлары командалары арасында шахмат турниры үткәрелде. Ник менә шахмат бәйгесе диярсез, бәлки? Чөнки Сәләй  ага үзе дә шахмат уйнарга бик тә яраткан.

Сәләй Вагыйзов истәлегенә оештырылган әлеге турнирда барысы 18 команда катнашты.  Көрәш гаять тә киеренке барды. Егетләр арасында Арча педагогия көллиятеннән Айдар Ганиев җиңүче булды. Көллият командасы икенче урынны яулады. Командалар арасында беренчелек Яшел Үзән механика көллияте командасы шахматчыларына бирелде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ