Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада мәктәп ярминкәсе көтелә

Күңелләребездә әле һаман да җәй рухы хөкем сөрсә дә, инде тиздән, бик тиздән Белем көне ишек кагасын тоемлыйсың. 1 сентябрьдә мәктәпкә укырга барасы балаларына мәктәп формасы, арзанрак канцелярия това...

Күңелләребездә әле һаман да җәй рухы хөкем сөрсә дә, инде тиздән, бик тиздән Белем көне ишек кагасын тоемлыйсың. 1 сентябрьдә мәктәпкә укырга барасы балаларына мәктәп формасы, арзанрак канцелярия товарлары очрамасмы дип, кибет-базарлар буйлап тыз-быз йөрүче әти-әниләргә карап та сиземләргә була моны. Быел мәктәп товарларына бәяләр 7 – 10 процентка арткан, диләр. Әлбәттә, бу – әти-әниләрнең, бигрәк тә күп балалы гаиләләрнең кесәсенә сукмый калмый. Әнә журналист Айсылу Лерон да: «Быел беренче тапкыр мәктәпкә гаиләбездәге балаларның өчесен дә әзерлибез. Шактый кыйммәт чыга. Былтыр киемнәре ярый иде әле, шуңа азрак акча тотылды. Быел өчесен дә баштанаяк киендерергә туры килә. Формага гына 30 мең сумга якын акча китте. Канцелярия товарлары да арзан түгел. Физкультура формалары белән аяк киемнәре дә аласыбыз бар әле», – дип язып чыкты.
Бу җәһәттән, арчалыларга беркадәр бәхет елмаерга тора. Чөнки ата-аналарга үз балаларына мәктәп кирәк-яракларын арзанрак хакка сатып алу мөмкинлеге тудырылачак. Төгәлрәк әйткәндә, шимбәдә, ягъни 26 август көнне, Арчаның Җиңү паркы каршындагы мәйданында мәктәп ярминкәсе уздырылачак. Башлану вакыты – иртәнге сәгать 7. Рәхим итегез!
Таһир САБИРҖАНОВ
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ