Арчада – мөнәҗәтләр бәйгесе
Халкыбызның күңел байлыгына исең китәр. Аның хәтер сандыгында никадәр, җыр, мәкаль, бәет, мөнәҗәт... Моның шулай булуын Тукай төбәге саналган Арчада уздырылган «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесе дә...
Халкыбызның күңел байлыгына исең китәр. Аның хәтер сандыгында никадәр, җыр, мәкаль, бәет, мөнәҗәт... Моның шулай булуын Тукай төбәге саналган Арчада уздырылган «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесе дә бик тә ачык раслады. Арча районы мәдәният идарәсе белән район Мәдәният йорты әлеге бәйгене Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан игълан иткән иде. Ул онлайн-форматта үтте. Бәйгедә катнашу өчен мөнәҗәт башкарганны видеога яздырырга һәм электрон адреска җибәрергә генә кирәк иде. Бәйгедә 7 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша алды. Ә өлкәннәрнең яше чикләнмәде.
Мөнәҗәт әйтүчеләр 7 – 12, 13 – 25, 26 – 40, 41 – 60 һәм 60 тан өлкәнрәкләр яшь категорияләренә бүлеп бәяләнде. Шулай ук «Иң өлкән мөнәҗәтче», «Күмәк башкару» номинацияләре дә булдырылды. Бәйгегә барысы 87 эш килде. Оештыручылар катнашучылар саны шулкадәр күп булыр дип көтмәгән дә иде. Тик чынлыкта киресе килеп чыкты. Арча, Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба, Теләче, Балтач, Яшел Үзән, Югары Ослан, Биектау районнарыннан, Казаннан, хәтта Башкортстаннан да катнашучылар булды.
Мөнәҗәт әйтүчеләр арасында балалар, яшьләрнең катнашуы аеруча сөендерде. Балалар филармониясе ансамбле, Казанның тимерьюлчылар Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зиләйлүк» халык вокаль студиясенең «Энҗе бөртекләре»» ансамбле матур чыгышлар тәкъдим итте. Аерым башкаручылар арасында да моңнары, сәләтләре белән аерылып торганнары бар иде.
Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады. Кат-кат тыңлап чагыштырырга туры килде. Бәйгенең бөтен шартына туры килгәннәре исәпкә алынды. Арчалардан I урынны Шекәдән Иркә Абдуллина, Арчадан Рилә Абдрахманова белән Рая Фәтхуллина яулады. Жюри тарафыннан сайлап алынган катнашучылар район Мәдәният йортында узган йомгаклау чарасында чыгыш ясады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Таһир САБИРҖАНОВ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Алабуганың яшь гвардиячеләре уен мәйданчыкларын тәртипкә китерде
Балалар – безнең киләчәгебез. Бу хакыйкатьне Алабуганың яшь гвардиячеләре сүздә генә түгел, ә конкрет игелекле эш-гамәлләре белән раслап яшәргә ярата. Алабуга политехника көллиятенең «Берд...

Балалар – безнең киләчәгебез. Бу хакыйкатьне Алабуганың яшь гвардиячеләре сүздә генә түгел, ә конкрет игелекле эш-гамәлләре белән раслап яшәргә ярата. Алабуга политехника көллиятенең «Бердәм Россия» партиясе «Яшь гвардия» җирле бүлеге активистларының балалар өчен уен мәйданчыгын тәртипкә китерүе – шуның ачык дәлиле.
Каланың Гассар урамындагы 20 А йорты ишегалдындагы мәйданчык яңартуга күптәннән мохтаҗ иде. Буяулары купкан, утыргычсыз атынгычлар, ватылган комлык, әлбәттә, балаларны һич тә җәлеп итми иде.
– Ишегалды аша йөргәндә, балаларның бу мәйданчыкны урап узуына игътибар иттем. Баксаң, биредә уен өчен шартлар юк икән. Шуннан уйладык та, кечкенә алабугалыларга үзебездән шундый бүләк ясарга булдык. Әледән-әле балалар өчен төрле чаралар үткәрергә мөмкин, ләкин алар үтә дә китә, ә менә матур һәм куркынычсыз уен мәйданчыгы әле озак вакыт буенча балаларны һәм аларның әти-әниләрен куандырып торачак, – дип сөйләде «Яшь гвардия»нең Алабуга җирле бүлеге штабы җитәкчесе Роман Епанешников.

Роман үзе һәм аның белән тагын дүрт яшь гвардияче егет-кыз мәйданчыктагы уен элементларының иске буяуларын яңартты, атынгычларга утыргычлар ясады, гомумән, корылмаларны төзекләндерде. Бу эштә аларга «Яңарыш» территориаль җәмәгать үзидарәсе хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте.
Башкарыласы эшләр әле шактый: буяу эшләрен тәмамлыйсы, ком китерәсе бар. Кыскасы, мәйданчыкны төрле яшьтәге балалар өчен имин һәм кызыклы итәргә кирәк. «Яшь гвардия»челәрнең планнары зурдан. Роман Епанешников әйтүенчә, алар биредә балалар өчен төрле профилактик чаралар да, «кыен» үсмерләр белән сөйләшүләр дә үткәрергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар