Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчаның «Балачак» бакчасында – республика семинары

Арчадагы 7 нче «Балачак» балалар бакчасында «Балалар бакчасы – милли мәгарифне үстерүнең беренче баскычы» дигән темага республикакүләм семинар булып узды. Бакчада тәрбияләнүче балалар татар, рус, ингл...

Арчадагы 7 нче «Балачак» балалар бакчасында «Балалар бакчасы – милли мәгарифне үстерүнең беренче баскычы» дигән темага республикакүләм семинар булып узды. Бакчада тәрбияләнүче балалар татар, рус, инглиз телләрендә, тәрбиячеләр белән берлектә, мавыктыргыч җырлы-биюле эшчәнлекләр, чаралар күрсәттеләр.
Семинарның икенче өлешендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең югары квалификация категорияле укытучысы, филология фәннәре кандидаты Әлфия Госман кызы Төхвәтуллина чыгыш ясады.
Төрле районнардан килгән тәрбиячеләр, үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, яңа тәҗрибә туплап, зур рәхмәтләр әйтеп, коллективка зур уңышлар теләп, күтәренке рухта таралыштылар.
Энҗе МОСТАФИНА, Арча районы мәгариф идарәсе методисты
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ