Ата-аналар икенче чит телне укытуга каршы чыккан
Ата-аналарның 66 проценттан артыгы мәктәпләрдә икенче чит телне укыту сыйфатыннан канәгать түгел икән. Ә 62 проценттан артыгы - икенче чит тел һәм күпчелек укучыларга бөтенләй дә кирәк түгел, дип саны...
Ата-аналарның 66 проценттан артыгы мәктәпләрдә икенче чит телне укыту сыйфатыннан канәгать түгел икән. Ә 62 проценттан артыгы - икенче чит тел һәм күпчелек укучыларга бөтенләй дә кирәк түгел, дип саный. "РГ" сайты үткәргән сораштыру нәтиҗәсе шуны күрсәткән.
Әмма бүген, 5-9 сыйныфларда икенче "чит тел" гамәлдәге мәктәп стандартлары программасының мәҗбүри өлеше санала.
"Икенче чит телне, нигездә, профанация дип атарга була: укытучылар, сәгатьләр, мотивация җитми. Еш кына мәктәпләрдә үзләре дә тел белми торган студент-практикантлар куялар, - дип сөйләгән "РГ" га Милли ата-аналар ассоциациясе үсеше буенча директоры Марианна Шевченко. Аның фикеренчә, мәктәпнең бу предметны сыйфатлы дәрәҗәдә бирү мөмкинлеге булмаганда, балаларның укырга теләге кайдан алыныр? Болар барысы да стресс һәм балаларга, мәктәпкә, әти-әниләргә нәтиҗәсез йөкләнеш кенә өсти.
Комментарийлар