Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл җирлекләрендә кешеләр сайлауны бәйрәм кебек кабул итә»

Бүген Татарстанда Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның икенче көне.

 Шул уңайдан Бердәм мәгълүмат үзәгендә сайлауларга багышланган матбугат конференцияләре уза. Аларның чираттагысы Татарстанда  иҗтимагый күзәтү һәм сайлаучыларның активлыгына багышланды. 

Матбугат вәкилләре белән очрашуда «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе эксперты, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафаэль Фәхретдинов, Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр институты халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатиясе кафедрасы мөдире, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, профессор Игорь Бикеев катнашты.

«Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе эксперты, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафаэль Фәхретдинов: "Авыл җирлекләрендә кешеләр сайлау көнен бәйрәм кебек кабул итә. Сайлануың беренче көнендә үк үз тавышын бирергә ашыга, тәүге тапкыр, күп еллар сайлаучыларны билгеләп үтә – аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтәләр. Гомумән, сайлауга бик җаваплы карыйлар», – дип белдерде. Аның сөйләвенчә, сайлауның өч көнендә дә республикада тәүлек буе Конституция үзәге эшли. Иҗтимагый күзәтүчеләр анда сайлауга кагылышлы төрле сораулар буенча киңәшләшә, хокукый ярдәм алу максатыннан мөрәҗәгать итә ала. Һәр сайлау участогында күзәтү камералары урнаштырылган. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, профессор Игорь Бикеев исә сайлауларда яшь буынның актив булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, моңа Казанның студентлар шәһәре булуы да йогынты ясый. «Яшьләр арасында патриотиз үсә. Алар аңлы һәм кызыксынучан», – диде ул.

Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр институты халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатиясе кафедрасы мөдире, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков Татарастанда сайлаучылар саны һәрвакыт башка төбәкләргә караганда зуррак, бу юлы да шулай булырга охшап тора, дип фаразлады.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ