Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы - 2021» бәйгесенә соңга калма!

«Авыл укытучысы – 2021» конкурсы  быел сигезенче тапкыр уздырыла. Бәйге  үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәт...

«Авыл укытучысы – 2021» конкурсы  быел сигезенче тапкыр уздырыла. Бәйге  үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү,авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максатын куя. Аны «Мәгариф» журналы редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештыра. 
Бәйге катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, 3 этапта уздырыла.

Узган ел I этапта конкурсантлар редакция тәкъдим иткән «ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап: мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр» дигән темага эссе язып җибәргәннәр иде. Редакциягә  300 дән артык эш килде. 30  эш сайлап алынды.
«Мәгариф» журналы редакциясе I этапка иҗади эшләр кабул итүне дәвам итә.  Апас, Питрәч, Саба, Кукмара, Әлмәт, Яңа Чишмә районнарыннан эшләр кабул итеп алынды. Катнашуыгыз өчен рәхмәт!
Конкурста Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, бистәләрдә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмала­рының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. Бәйге өч этаптан торачак.
Беренче этап – бәйгедә катнашучылар редакция тәкъдим иткән темага эссе язу.
Темалар нигезләмәдә күрсәтелгән, аны әлеге сылтамага басып карый аласыз: http://magarif-uku.ru/tt/contest/avyl-ukytuchysy-2021-konkursy/.
Икенче этап – тәкъдим ителгән темаларның берсенә дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы конспектын язып җибәрү.
Өченче этап – ачык дәресләр ярышы.
Гаризалар һәм эшләр 2021 елның 30 июненә кадәр кабул ителә.
 Катнашучының «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары комплектына 2021 елның икенче яртысына язылганлыгын раславы сорала. П2433 индексы буенча басма вариантка язылган очрак­та, бәйгедә катнашучының почта квитанциясе күчер­мәсен (фотога төшергән яки башка ксерокопиясен) җибәрүе шарт.

Конкурста I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга акчалата премияләр бирелә:
I урын - 50 мең сум;
II урын - 30 мең сум;
III урын - 20 мең сум.
Шулай ук 7 номинация буенча 10 ар мең сумлык кызыксындыру премиясе дә карала.
Бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Быел җиңүчеләрне тәбрикләү Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак. Конкурсның йомгаклау этабын югары дәрәҗәдә зурлап үткәрү каралган. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ