Логотип Магариф уку
Цитата:

“Авыл укытучысы” бәйгесе укытучыларны күтәрә

Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге укытучы остазларның чираттагы утырышын уздырды. Тәҗрибәле укытучылар укыту-тәрбия системасында остазлыкның роле турында фикер алыштылар, о...

Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге укытучы остазларның чираттагы утырышын уздырды. Тәҗрибәле укытучылар укыту-тәрбия системасында остазлыкның роле турында фикер алыштылар, осталык дәресләре күрсәттеләр. Район мәгариф бүлеге методисты Э. Фатхриева үз чиратында быел 110 еллыгын билгеләп узучы «Мәгариф» журналының укытучылар хезмәтендә зур урын алып торуын, педагогларның профессиональ үсешендә методик ярдәмлек – өстәл журналы булуын ассызыклады. «Авыл укытучысы –2022» бәйсесендә 2 нче урынны яулаган Әлдермеш мәктәбе укытучысы Гөлназ Сабирова: «Мәгариф» журналы редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылып килүче «Авыл укытучысы» бәйгесе быел 10 нчы тапкыр уздырылды. Ул үз алдына авыл җирлекләренең гомуми белем бирү оешмалары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, педагогларның иҗади күнекмәләрен үстерү, авыл укытучыларының абруен тагын да күтәрү максатларын куя», – диде. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: быел әлеге бәйгедә Әлдермеш мәктәбеннән янә бер педагог  – физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Тәлгать САБИРОВ финалга чыкты һәм өченче урынга лаек булды.
Гөлназ Мансур кызы бәйгенең беренче этабында ничек итеп иҗади эссе язып, язмасында авыл укытучысының киңкырлы эшчәнлеген чагылдыруы, билгеләнгән тема буенча авыл мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирү проблемаларын яктыртуын, башка мәктәпкә барып, үз тәҗрибәсе белән уртаклашуы турында сөйләп узды. Мондый тәфсилле чыгыштан соң, башка укытучыларның да «Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашу теләге тугандыр.
 
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ