Логотип Магариф уку
Цитата:

Айдар Сафиуллин: «Дөрес яшәү үрнәге ата-анадан бирелә»

Айдар Сафиуллин белән мин кече улым туганның өченче көнендә таныштым. Сабыйның тәнендә зур булмаган шешенке урын  күргән табиблар антибиотик  бирү һәм хирургка күрсәтү белән «яный башлагач»,  якын дус...

Айдар Сафиуллин белән мин кече улым туганның өченче көнендә таныштым. Сабыйның тәнендә зур булмаган шешенке урын  күргән табиблар антибиотик  бирү һәм хирургка күрсәтү белән «яный башлагач»,  якын дус кызым аны чакырырга тәкъдим итте. Бу вакытта Айдар 40 еллык хезмәтенең соңгы 20–25 елын  авыруларны гомеопатия белән дәвалауга багышлаган табиб иде.

Гомеопатия алымының асылы – авыруны барлыкка китергән сәбәпләрне ачыклау. Айдар, миндә шикләнү тумасын өчендер,  китаплар да  алып килгән иде. Аларның берсендә гомеопатиянең  грек табибы Гиппократ  билгеләгән ике принцибы бәян ителгән.  Беренчесе – «Similia similibus curentur», ягъни «Охшаш охшаш белән дәвалана».  Икенчесе –  «Contraria contraries curentu, димәк,  «Каршыга –  каршы дәва».   Аннан соң унөч ел узды. Айдар сайлап алган дару улымны әллә ничә тапкыр бронхитка күчәргә мөмкин булган аллергиядән коткарып калды.  Табиб соңгы елларда Мәскәүдә эшләгән иде. Аның Казанга кайтуын ишетүгә, очрашып алырга булдым.
Айдар Габдерахманович, пациентларыгыз, Сезнең Казанга кайтуыгызны ишетеп, бик шатландылар. Билгеле, Мәскәү һөнәри һәм рухи үсеш өчен мөмкинлекләр ача торган шәһәр.  Әле менә Сез дә безнең өчен таныш булмаган  антропософ медицинасы дигән төшенчәне кулланып алдыгыз.
– Мәскәүдә мавыгулар буенча клублар  киң таралган. Аларда табибларны гына түгел, башка юнәлештә эшләүче зыялыларны да очратасың.  Болар – үзләренең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү турында кайгыртучылар. Алар очрашуларда шигырьләр укыйлар, җырлыйлар, рәсем ясыйлар, музыка язалар. Менә шул мәйданчыкларда һөнәри фикер алышулар да булып ала. Балалары белән килүчеләр өчен андый аралашулар аеруча файдалы. Анда, сәнгатькә тартылу кебек, әһәмиятле  кызыксынулар барлыкка килә.   Мин аны балаларны физик һәм рухи баетуның, ата-анага якынайтуның бик үтемле юлы дип саныйм.
Дөньяда   ата-аналарны һәм балаларны берләштерүче тулы бер фәлсәфи система бар. Аны вальдорф агымы дип атыйлар.  Аның тарафдарлары өчен төп кыйммәт – баланың төрле яктан камил, бөтен булып, гармониядә үсүе. Бу фәлсәфә Рудольф Штайнерның антропософик өйрәтүләренә нигезләнгән. Аның бер тармагы – антропософ юлы белән дәвалау.  Мәскәүдә хәтта Антропософ медицина ассоциациясе һәм «Терапевтикум» медицина үзәге дә бар.  Анда авыруларны  гомеопатия белән дәвалаганда кешенең  җиде тәне арасыннан гәүдәгә аеруча якын булган астраль, ягъни сиземләү, эфир тәннәре һәм үз-үзен  – «Мин»не тою үзенчәлекләре дә исәпкә алына.  Без биология дәресләре буенча кешенең 5 тоемлау органы бар дип беләбез.  Штайнер моңа тагын 12 не өсти: мәсәлән, хәрәкәтне тою, тигезлекне тою, яшәүне, хисләрне тою. Юкка гына халыкта яшәү тәме дип сөйләмиләр.
Һәр хәрәкәтнең ни өчен башкарылганын аңлау ул сәламәтлек була да инде. Адекват булмаган, мәсәлән, физиотерапия, гармоннар, югары кан басымы дарулары белән дәвалау һәм башкалар рефлексларны туктата. Алкоголь, тәмәке тарту, вейплар, наркотик матдәләр дә рефлексларны юкка чыгара. Авыр хезмәттән соң өч-дүрт көн буе тән сызлау, озакка сузылган тавыш, үпкә, ачу һәм сагыш хисләре дә кеше өчен зыянлы. Безнең өчен шатлык хисе генә файдалы, ул хис терелүне тизләтә. Безнең максат – организм көчләрен кайтару һәм сәламәтлекне ныгыту.
Вальдорф фәлсәфәсе балаларда менә шундый өстәмә тойгыларны да үстерүгә юнәлтелгән. Бу эш балалар бакчаларыннан башлана, һәм Мәскәүдә алар елдан-ел күбәеп бара. Аларны шулай атыйлар да: вальдорф бакчалары, вальдорф мәктәпләре. Россиядә болар 2019 елда гына пәйда булсалар, дөньяда аларның тарихы йөз ел белән исәпләнә. Хәзер безнең бакчаларда да сабыйларның агач уенчыклар белән уйнавына игътибар итә башладылар. Ул  – пластмасса түгел инде, чын табигый материал. Музыка белән дә шундый ук хәл. Баланың телевизордан яки радиодан агылган музыка түгел, тере җыр, яки тере музыка тәрбияли.
– Компьютерда эшләүче яссы, чикләнгән дөньяда яши. Күп кенә балаларның хисләр ярлылыгы, башкалар белән аралашканда чикләнгәнлеге шуның белән бәйле кебек тоела. Психологлар хәтта үзләренә, тузан суырткыч робот, башка «акыллы» техника белән сөйләшә башлауларыннан зарланып килүчеләр бар, дип белдерәләр.
– Һәр яңа буында мондый чикләнүләр арта барачак. Моның төрле гариплекләргә китерүе дә бар. Мәсәлән, хәрәкәтләнү ихтыяҗы, яки тигезлекне саклау омтылышы  үстерелмәгән кешеләр белән нәрсә килеп чыгарга мөмкин булуын  күз алдына  китерегез.  Сабыйга балачактан сөйләшү күнекмәләре бирелмәсә, аның теле ярлы буласы көн кебек ачык. Көннәр буе кулыннан гаджет  төшмәгән балаларга игътибар иткәнегез бардыр. Аларда сөйләшү, сорауга җавап бирү теләге көннән-көн сүнә-сүрелә бара.
Индуизм мондый хәлне чакралар белән бәйли.  Чакра ул – кешенең юка –астраль тәнендәге психоэнергетик үзәкләр. Алар аша нади каналлары үтә һәм алардан прана «ага». Аларның 114 тән җидесе төп чакралар дип санала. Чакра бер үлчәнештән икенчесенә күчүне аңлата.  Мәгънәсе боҗра дигәнгә туры килсә дә,  формалары буенча өчпочмакны хәтерләтә.
Ир-ат һәм хатын-кызның чакралары төрле якка таба хәрәкәт итә. Әгәр дә ата-ана сабыйлары биш яшь тулганчы аерылышса, ул баланың чакрасында кыенлыклар барлыкка килә. Юкка гына кайбер көнчыгыш  халыкларында сабыйны патша белән тиңләштермиләр. Әгәр балага биш яшенә кадәр гел кисәтү ясап торылса, аның карьера өчен җаваплы юлы ябылу ихтималы бар. Әгәр баланы куркытсаң, чакра икенче якка әйләнә башлап, аңарда диктаторлык сыйфатлары өстенлек алырга мөмкин.  Малай кешедә хатын-кыз сыйфатларының өстенлек алуын да шул сәбәпкә бәйләп карарга була.
Аянычка, күп кенә гаиләләрдә малайларны булачак ир итеп тәрбияләмиләр. Алар ялкау булып, бернинди эшкә теләкләре булмыйча, әзергә бәзер булып үсәләр. Менә шуңа күрә дә безнең җәмгыятьтә тигезләнеш югалып,  дисбаланс барлыкка килде. Кызларыбыз кияүгә чыга алмый, чөнки аларга кешелек сыйфатлары да, ир-ат сыйфатлары да хас булган кияүләр табу бик кыен.
Кызганычка, күп кенә кешегә тормышны аңлау, үз кыланмышларына бәя бирү алтмыш яшьләр тирәсендә генә килә. Ә яшь буында дөрес яшәү рәвеше ата-ана тәэсирендә формалаша. Баланың ялгыш юлга кереп китмәве, язмышын бозарлык  адымнар ясамавы өлкәннәрнең тормышта үз-үзен ничек тотуына  да бәйле булып чыга.  Әгәр яшь кеше  хаталар ясый:  сәбәпсез укуын ташлый, зарарлы уеннар белән мавыгып китә, психиканы бозучы матдәләргә ияләшә икән, уйлап карарга кирәк, кайда ата-ана хата җибәрде дә, кайчан бала начар белән яхшыны бутый башлады.  Кешенең акылы, нинди яшьтә булуына карамастан, чиста булса гына ул бәхеткә ирешә. Ә ата-ана өчен бәхет – баланың сау-сәламәт һәм туры юлда булуы.
– Статистика гаиләләр таркалуның елдан-ел арта баруы турында чаң кага. Балаларның тулы булмаган гаиләләрдә үсүе җәмгыятьтәге балансның тагын да ныграк  какшатмасмы?
– Моның шулай булачагы бәхәссез. Антропософия фәлсәфәсендә кеше әйләндереп бастырылган агач белән тиңләштерелә: тамырлар ул  – баш. Шуннан чыгып, бөтен проблемаларның, шул исәптән сәламәтлек мәсьәләләренең дә  баш белән бәйләнгән булуын танырга кирәк. Мәсәлән, әгәр аяклар авырта икән, бу  – импульcларның үзәк нерв системасына барып җитмәве турында сөйли.  Баланың начар ишетүе яки күрүе дә баштагы нейроннарның җитлекмәве белән аңлатыла. Соңгы вакытта ата-аналар балаларының өйдә пешерелгән ризыклардан баш тартуына зарланалар. Димәк, аларның тәм тоюларында хилафлык барлыкка килгән. Моның сәбәпчесе – консервантлар салынган фостфудларга өстенлек бирү. Баш миендәге сиземләү үзәгенә дөрес импульслар бара башласын дисәгез, ашау тәртибен үзгәртергә, табигый ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Шалкан, әче торма, балалар өчен бигрәк тә кишернең тәм тоюны дөрес юнәлешкә кертүдә файдасы күп. Әгәр тамак авыртса, дару үләннәре, ризык үсемлекләренең  –  сабаклары, аякларга чәчәкләре  ярдәмгә килә. Сәламәтлек, күп хәлләрдә, үзебезнең фикерләр, энергия һәм генетик үзенчәлекләргә бәйле. Бу мәсьәләдә барлык диннәр, шулай ук аюрведа һәм антропософ кануннары да  бер фикердә.
–Гомеопатиянең  классик медицинадан аермасы нидә?
– Көнбатыш медицинасы дип тә аталган классик медицинаның максаты – авыртуны басу.  Учлап-учлап дару төймәләре йоту бер организмны дәваласа да, икенчесенә зыян гына сала. Ә гомеопат буларак минем бурыч – авыруның фәкать үзенә килешә торган дару табу һәм аның организмына тигезлек кайтару. Тәндәге  хәрәкәтне көчәйтү, кан,  лимфа йөрешен  яхшырту гына   кешене сәламәтләнүгә якынайтачак.  Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка гына әйтмәгән борынгылар.  Хәрәкәтләнгәндә энергия туплана. Моның өчен мотивация, ягъни  нәрсәгәдер омтылыш кирәк: кемдер бизнес ачарга тели, кемдер бәйгедә җиңәргә уйлый. Шуларга ирешү өчен ул план кора. Хыялда гына түгел. Язып куя, үзенең бөтен уйларын, хезмәтен шуңа көйләп, һәр пунктын үтәп бара. Моның өчен  тайпылмаслык бер юл сайлап алу һәм бөтен ихтыяр көчеңне бергә  туплау зарур.

Сөмбел ТАИШЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ