Бала мәктәп дәреслеген югалтса, нәрсә эшләргә кирәк?
Беренче сентябрьдә барлык укучыларга дәреслекләр бирәләр, ә майда, уку ахырында, балалар аларны мәктәп китапханәсенә тапшыра. Дәүләт хезмәтләрендә әти-әниләргә дәреслекне югалткан очракта эшләрнең алг...
Беренче сентябрьдә барлык укучыларга дәреслекләр бирәләр, ә майда, уку ахырында, балалар аларны мәктәп китапханәсенә тапшыра. Дәүләт хезмәтләрендә әти-әниләргә дәреслекне югалткан очракта эшләрнең алгоритмы турында сөйләделәр. Эзләү. Паникага бирелгәнче сулыш алырга һәм югалган дәреслекне табарга тырышырга кирәк. Эзләүне өйдән башларга тиеш.
Әгәр эзләнүләр нәтиҗә бирмәгән икән, ул чагында сыйныфташларыннан сорарга кирәк, беренче чиратта – парта күршесеннән, ул ялгыш рәвештә чит дәреслек тә алып китәргә мөмкин. Аннары бүтән сыйныфташлардан «артык» дәреслек турында кызыксыныгыз. Кайвакыт бу сорау ата-аналар чатында бер хәбәр белән чишелә. Мәктәптә дәреслек эзләү варианты да бар. Билгеле булганча, дәреслекләр – мәктәп милке. Нәкъ менә шуңа күрә укучыларга китапларны сакларга, тышлыкларны кулланырга, битләрдә язмаска кушалар.
Әгәр дә ата-аналар үз теләкләре белән югалган өчен яңа дәреслек сатып алырга уйласалар, ул белем бирү программасына туры килергә тиеш. Шуңа күрә дәреслек сатып алганчы, тышлыкны фотога төшерү яхшырак, шулай ук чыгарылыш мәгълүматлары – нәшрият, чыгарылыш елы.
Гөлназ Гайнуллина

Комментарийлар