Балалар Әлмәткә 3D-модельләштерү форумына җыелачак
Мәгълүмати технологияләр, цифрлы проектлар белән идарә итү, санлы продуктлар һәм сервислар булдыру сәләте булган балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан, 24–25 ноябрьдә Әлмәттә 3D-FUTURE 3D...
Мәгълүмати технологияләр, цифрлы проектлар белән идарә итү, санлы продуктлар һәм сервислар булдыру сәләте булган балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан, 24–25 ноябрьдә Әлмәттә 3D-FUTURE 3D модельләштерү хакатоны узачак.
3D-модельләштерү форумына Россиянең 30 төбәгеннән балалар җыелачак, дип хәбәр ителә "Әлмәт таңнары" сайтында.
Конкурс Әлмәт политехник техникумының «IT-Куб» цифрлы белем бирү үзәгендә узачак. Катнашучыларга жирәбә нәтиҗәсендә билгеләнәчәк өч юнәлешнең берсе буенча 3D-модельне мөстәкыйль проектлау һәм эшләү тәкъдим ителә. Шулай ук командаларга үз проектларын якларга кирәк булачак.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар